Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуганың мәктәп укучылары уникаль проект буенча йөзәргә өйрәнә

Өйрәнү дәресләре бушлай үткәрелә.

Икенче сыйныф укучысы Самат Низамов классташлары белән бергә атнага өч тапкыр бассейнга йөри. Алар быел Алабуга мәктәпләрендә кертелгән программа буенча, күмәкләп йөзәргә өйрәнәләр. 

Йөзү дәресләре ике өлешкә бүленгән. Беренчесе октябрьдә башланды, икенчесе кышкы каникулдан соң башланачак. Малайлар һәм кызлар 36 сәгать йөзәргә өйрәнәчәк, аларны спорт мәктәпләре тренерлары һәм инструкторлары өйрәтә, дәресләр өчен план әзерләнгән. 

Курсның беренче яртысы узды инде, һәм беренче нәтиҗәне чыгарырга була. Сергей Бородин билгеләп үткәнчә, Татарстанда андый программаның булганы юк иде әле, Алабуга бу уңайдан пионер булды. Күп кенә төбәкләрдә мондый программалар ата-аналарның өлешчә катнашуы белән кертелә, бездә чыгымнарның күп өлешен муниципалитет үз өстенә алды, шулай ук эшмәкәр Вадим Махеев финанслауда катнаша. Әйтергә кирәк, ул — безнең районда әлеге программаны кертүне башлап йөрүчеләрнең берсе. 

− Автобуслар балаларны вакытында китерәләр һәм алып китәләр, аларны каршылыйлар, беркем дә чишенү-киенү бүлмәләрендә өелеп тормый. Су нормага туры килә. Җылылыгы 29 градус, беразга артыграк, һава температурасы − 32 градус. Бу балаларга өйрәнергә уңайлы булсын өчен шулай, − ди ул. 

Проектка 954 кеше җәлеп ителгән, шуларның 836сы шәһәр мәктәпләреннән, һәм 118 укучы «Адымнар» полилингваль комплексыннан. Күмәк өйрәтү программасы буенча аларның үзләрендә күнегүләр үткәрелә.

− Балаларның бассейнда шөгыльләнәсен белгәч, каршылыклы уйлар булган иде. Балалар күп булгач, улымны карап өлгермәсләр дип борчылдым, ләкин бары да яхшы. Самат бассейнга теләп йөри, аңа тренер бик ошый. Ул йөзүнең төп күнекмәләрен белә иде инде, суда үзен яхшы тота, нәтиҗәсе күренә. Белүемчә, кайбер балалар йөзәргә дә өйрәнгән инде, − ди Эльвира Низамова.

Кышкы каникулдан соң йөриячәк төркемдә авыл мәктәпләреннән укучылар булачак. Алар өчен дәресләр Хлыстоводагы бассейнда алып барылачак, һәм 8нче мәктәпнең икенче сыйныф балалары үзләрендәге төзекләндерелгән бассейнда шөгыльләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев