Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алтмыш минут: “морж”лар йөзүгә җыелды

Берәүләр өчен коену сезоны тәмамланды, ә кемнеңдер әле башлана гына. Сүз һәвәскәр-моржлар турында, алар салкын суда гына түгел, ә кышкы суда йөзәргә яратучылар. Узган ял көннәрендә, һичшиксез фидакарь кешеләр ел саен үткәрелә торган республика моржлар йөзүенә – Чулман ярына җыелды.

Су температурасы – 9, ә һава температурасы – 7 градус. Термометрның бу күрсәткечләре 23нче традицион сәгать узышында катнашучыларны куркытмады – Әлмәт, Менделеевск, Яр Чаллы, Лениногорск, Алабуга һәм Казаннан 15 спортчы.

Мондый ярышлар 23 ел нәкъ менә бездә уза, состав, катнашучылар саны һәм дистанция генә үзгәрә.

– Элек моржлар Чулманда агым буйлап ерак йөзгәннәр, хәзер кушылдык буенча. Әйтергә кирәк, бу безнең өчен җәйдән соң билгеле бер тикшерү. Гадәттә, без кышын, боз каткач йөзәбез. Өстәвенә, бу йөзү ярышы  очрашырга, булачак чаралар һәм стартлар турында сөйләшергә яхшы сәбәп, ә бездә алар күп. Без Россия һәм дөнья чемпионатларына, республика ярышларына барабыз. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган тәүлеклек йөзү үткәрергә планлаштырабыз, – дип сөйли Татарстанның Кышкы йөзү Федерациясе рәисе Валерий Мальцев.

Район җитәкчелеге исеменнән ярышта катнашучыларны Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгының беренче урынбасары Марс Сафин сәламләде. Ул спортчыларга йөзүдә уңышлар теләде.

Рәсми өлеш артта калды һәм менә иң дулкынландыргыч мизгел – моржлар суга керә. Моңа әзер булмаганнарның тәннәре чымырдый. Ә менә йөзүчеләргә уңайлы. Кемдер як-якка карап, матурлыкка сокланып, ашыкмыйча гына йөзә, кемнәрдер көн кадагындагы эшләр турында гәпләшергә дә өлгерә, кайберәүләр акрын гына аркада йөзә. Су әйбәт, әмма җылы булса, яхшырак булыр иде, диләр катнашучылар. Аларга бу араны, көч һәм түземлек җиткәнче, билгеле бер урынга кадәр йөзеп, кире кайтырга кирәк иде. Туңган кешеләр ярда җиһазландырылган махсус мунчада җылына алды. Күңел күтәренкелеген саклау өчен – кайнар чәй һәм хуш исле балык ашы.

Әлмәттән Дамир Иблиаминов “морж” булып 2010 елдан бирле шөгыльләнә.

– Чыныгу кирәклеген һәрчак белдем. Өстәвенә, мине моңа көчле бронхит та этәрде, таблеткаларга караганда, ул яхшырак дип уйладым. Ничектер шулай ярышларга чакырдылар, башка барыр кеше юк иде, мин шуннан кереп киттем. Башта чумудан  башладым, аннары – 50, 100, 200, 500, 1000 метрга салкын суда йөздем, кышын − азрак, – дип сөйләде безгә Дамир, суга керергә әзерләнгәндә.

Мондый экстремаль ярышларда катнашучылар арасында гүзәл затлар да бар. Өстәвенә, алар суда ир-атларга караганда да нык торды.

Альбина Габраупова – 3 еллык стажы булган морж. Салкын судан чыкканнан соң хисләрне берни белән дә чагыштырырлык түгел, ди.

– Су салкыны яндыра, әмма көчне дә торгыза. Эш көненнән соң чуму бигрәк тә яхшы, арыганлык кул белән сыпыргандай юкка чыга, әйтерсең лә бу көн икегә бүленә. Кирәкле нәрсә дип уйлыйм, хәзерге тормышта стресслар күп, − дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев