Алабуга табиблары аборт ясауның иң еш сәбәбен атады
Россиядә һәр хатын-кыз өч яисә аннан күбрәк бала тапса, демография яхшырачак. Әлегә хәл башкача.
Алабуганы гына мисалга алыйк. Табиблар әйтүенчә, соңгы 10 елда гына да балалар ике тапкыр аз туган. Медицина хезмәткәрләре биредә яшәүче бала тудыра алырлык хатын-кызлар арасында сораштыру үткәргән. Район хастаханәсе баш табибының балачак һәм бала тудыруга ярдәм буенча урынбасары Гөлнара Солтанова сүзләренә караганда, хатын-кызларның карарына тәэсир итә торган сәбәпләр ачыкланган. Алар берничә. Гаиләнең матди хәле, ипотека яисә кредит кебек йөкләмәләр авырлыгы да бала тудыруга киртә булып тора. Кешеләрнең киеренке халәттә яшиселәре килми.
1. Үз торагың булмау. Яшь гаиләләр ата-ана яисә өлкән буын кешеләре белән яшәргә теләми. Үз почмагың югында фатирга кереп торып бала табу — шулай ук вариант түгел.
2. Хатын-кызның һәрвакыт зифа һәм матур булып калырга теләве. Әниләрнең күбесе бала тудыру аларның тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә дип уйлый.
3. Хатын-кызның мөстәкыйль булырга теләве. Сораштыруда катнашучыларның чиреге диярлек (22 процент) һөнәри карьераны сайлый.
Менә шундый дәлилләргә тагын берсе өстәлә — абортлар. Алабуга үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе психологы Миннефәния Фәршатова мәгълүматы буенча, шушы елның башыннан аңа 73 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, шуларның бишесе уеннан кире кайткан: сабыйларына тормыш бүләк итәргә булганнар (2022 елда психологта 12 хатын-кыз диагностика үткән һәм алтысы бала гомерен саклаган). Психолог әйтүенчә, хатын-кызларның хаталы адымга баруы хәлне 100 процентка аңга алмау, баланың әтисе белән ныклы мөнәсәбәтләргә ышанычы булмау. Закон буенча, бушлай абортка юллама алу өчен, башта психолог белән сөйләшергә кирәк.
— Хатын-кызның балага узуы көтелмәгән булса, ул куркып кала. Ниятләнмәгән бит! Психологка килгәндә, аның фикере катгый: мин инде карар кылдым! Йөклелектән котылырга җыенучы хатын-кыз баласын үтерергә баруын аңламый, — ди Миннефәния Фәршатова. — Мин диагностика уздырам: психик халәтен өйрәнәм. Психолог буларак, максатым — булачак ана нәрсә эшләвен аңласын. Планлаштырылмаган йөклелек булганда, күп кенә хатын-кыз болай фикерли: бу минем тән, минем көмән, авырлы булыргамы-юкмы, үзем хәл итәм. Бу бигрәк тә яшьләргә кагыла. Һәм минем бурычым — стресс вакытында үзе дә аңламан хәленә төшенеп, хатын-кызның үз карарының сәбәбен аңлату. Кайбер хатын-кыз әңгәмә барышында гына әлеге сәбәпне аңлап ала. Хатын-кыз сайлап ала алмый, ул бит инде авырлы, ул әни булачак. Аборт — җитди кичерешле яра. Аңа карар кылып, хатын-кыз сәламәтлеге физик яктан гына түгел, психологик яктан да проблемаларга китерә.
Абортларның сәбәбе еш кына баланың әтисе белән мөнәсәбәтләрнең тотрыклы булмавы. Иреннән ярдәм булса, ата-анасы булышса, баладан котылу турында сүз булмас иде, бәлки. Булачак әнине хуплау бик мөһим. Кагыйдә буларак, андый хатын-кызлар акча җитмәүдән зарлана, чынлыкта исә сәбәп — аңа ярату һәм ярдәм җитми. Кайчагында психолог шул ярдәм булып чыга да инде. Бер әңгәмә барышында берничә юнәлештә эшләргә туры килә: сәбәпне ачыкларга, хәлне аңлауга, киләчәкне якты күрүгә ирешергә, ана хисләрен уятырга, гаилә кыенлыклары турында сөйләшергә, экзистенциаль сорауларны хәл итәргә...
Белгечләр ышануынча, вәзгыятьне үзгәртү өчен, аны тамырдан үзгәртү кирәк. Бу бит Алабуга проблемасы гына түгел, бөтен илнеке. Дәүләт дәрәҗәсендә чаралар кирәк. Күп кенә хатын-кызлар консультацияләрендә гаиләне планлаштыру үзәкләре бар, профилактика эшләре алып барыла, ләкин бу гына җитми. Миннефәния Фәршатова әйтүенчә, гаилә тормышы әхлагы буенча дәресләрне яңартудан башлап җибәрү дә яхшы булыр иде.
— Фикерен үзгәртеп, баланы калдырырга теләүчеләр бар. Һәм алар хатын-кызның үзен генә түгел, медицина белгечен дә канатландыра. Мәсәлән, соңгы очракларның берсе. Психолог янына 19 яшьлек студент кыз килде, авылда яши. Булачак баланың әтисе белән аралашмыйлар. Кыз авылдашлары сүзеннән, әнисе аңламас дип тә куркып калган. Шулай да әңгәмә барышында аны ниятен үзгәртергә күндереп булды. Ул барын да әнисенә сөйләде, әнисендә яклау тапты. Бу кыз баласына тормыш бүләк итәчәк.
Тагын бер очрак: бала тугач, бәхетеннән, берсе яныма килеп вакытында киңәш итүем өчен рәхмәт әйтте. Мин бер хатын-кызның да: «Бала таптым, һәм мин моңа үкенәм», — дип әйткәннәрен белмим. Ә менә уннарча хатын-кыз бу катлаулы адымга барды һәм соңыннан моңа бик үкенде, кайберләре — гомер буена...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев