Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Бала йөрәген кайгырту – аның киләчәге өчен

Ата-ана, беренче чиратта, сабыйларда аллергия һәм йогышлы авыруларны кисәтү, прививкаларның файдалымы-зыянлымы булуы турында фикер йөртә, бик сирәкләр генә аларның йөрәк-кан тамырларының сәламәтлеге турында уйлый.

Йөрәгеннән башлыча өлкән яшьтәге кешеләр зарлана, әмма, гамәлдә бүген сырхаулар “яшәрә”. Алабугадагы балалар табибләренең берсе билгеләп үткәнчә, балалар еш кына туганнан ук йөрәк зәгыйфлегеннән яисә авыру китереп чыгарган кыенлыклардан интегә.

Ата-ана баланың тыны бетүен, тирләвен, тиз аруын, борын-ирен өчпочмагы һәм тырнаклары күгәрүен күреп алса, аның күкрәк читлегенең сул ягы авыртса, йөрәк тибеше ешайса, игътибарсыз калдырырга ярамый. Санап кителгән билгеләрнең берсе генә дә теге яки бу йөрәк авыруын күрсәтергә мөмкин, шуңа күрә табибкә мөрәҗәгать итү яхшырак. Киләчәктә авырулар булмасынга, йөрәге сау булганнарның да сәламәтлеген кайгыртып тору әһәмиятле.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмас өчен, кисәтү чараларын көн тәртибен үтәүдән, туклану һәм физик хәрәкәтләнүдән башларга кирәк.

Дөрес туклану

Йөрәк эшчәнлеге безнең нәрсә ашавыбызга турыдан-туры бәйле. Балалар азыгы җиңел үзләштерелә торган углеводларга бай. Зарарлы ашамлыклартәм-том, казылык, сосиска, баллы эчемлекләр тора-бара симерүгә китерергә мөмкин. Таза бала сәламәт бала, диюләре дөреслеккә туры килми. Бала чагында таза балаларның олыгайгач симерү куркынычы 8 процент тәшкил итә. бу исә йөрәк-кан тамырлары системасы бозылуга китерә.  Бала организмы җитәрлек күләмдә ярмалар, балык,  ит, яшелчә һәм бик аз микъдарда гына кондитер ашамлыклары алырга тиеш.

Хәрәкәтләнеп яшәү

Хәзерге заманда олылар гына түгел, балалар да аз хәрәкәтләнә, бу сәламәтлеккә бик зыянлы. Йөрәк табибләре әйтүенчә, яше икедән арткан бала көненә ким дигәндә 30 минут хәрәкәтләнергә тиеш. Спорт күнегүләре белән шөгыльләнү турында сүз бармый, ул эшләрендә ярдәм итә, велосипедта йөри, хәрәкәтле уеннарда катнаша. Үзегез үрнәк күрсәтсәгез, тагы да яхшырак.

Даими тикшерүләр

Туганнарның берәрсендә, гаиләдә холестеринга бәйле яисә йөрәк авырулары бар икән, алар нәселдән балага да күчәргә мөмкин. Белгечләр белән киңәшегез, даими тикшеренеп торыгыз. Баланың йөрәге турында бүгеннән үк кайгыртыгыз, киләчәктә аның андлый проблемалары булмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев