Балалар һәм наркотиклар: яшүсмерләр бәйлелеген ничек кисәтергә
Бу тема буенча сорауларга Алабуга үзәк район хастаханәсе табибы, психиатр, нарколог Марина Пляшкова ачыклык кертте.
Балигъ булмаганнарның наркотик һәм башка төрле психикага тәэсир иткеч матдәләр (ПАВ) куллану проблемасы гаилә дәрәҗәсендә генә чишелерлек түгел, моңа бөтен җәмгыять игътибарын юнәлтү кирәк. Бу тема буенча сорауларга Алабуга үзәк район хастаханәсе табибы, психиатр, нарколог Марина Пляшкова ачыклык кертте.
Аның әйтүенә караганда, наркотик матдәләр, алкоголь кулланучы яшүсмерләрнең күпчелеге — әти-әнисенең берсе яисә икесе дә исерткеч эчемлекләр яки наркотик кулланучы баласы.
− Яшүсмер яшьтәшләре һәм танышлары басымы астында наркотик матдәләрне кулланырга карар кыла. Аның үз-үзен тотышы үзгәрә, ул үзенә яңа дуслар таба, аралашуы бөтенләй икенче төрлегә әйләнә, яраткан мавыгулары кызыксындырмый башлый, бу турыда сөйләшергә теләми. Ул үз эченә бикләнә, шикләнүчән була башлый, туганнары белән кичерешләрен уртаклашмый, орзак вакыт бер хәрәкәтсез торуы бар, өзек-өзек сөйләшергә мөмкин, күбрәк дәшми. Укуында кыенлыклар башлануы мөмкин, кәефе еш үзгәрүчән була, — ди Марина Владимировна.
Балигъ булмаган балада шундый үзгәрешләр бар икән, үз вакытында белгечкә мөрәҗәгать итү кирәк.
Шундый очракта, нәрсә эшләргә соң?
Онытмагыз, ул — сезнең балагыз! Сез — ата-ана, ул — бала. Сез аңа булышачаксыз. Баланың уңай сыйфатларын үстерергә тырышыгыз. Каршылык килеп чыккан очракта, кычкырмагыз, тыныч кына сөйләшегез. Аның гамәлләренең хаклы булмавын, нинди нәтиҗәләргә китерүен төшендерергә кирәк. Тормыштан мисаллар китереп аңлатырга була. Наркотиклар кулланучы әкренләп аларга ияләшә, тора-бара, шатлык хисен уяту өчен, аз доза гына җитми башлый. Хисси бушлык арта, битарафлык барлыкка килә, ихтыяр көче югала башлый, ә кайбер наркотиклар тәэсирендә аңга зыян килү билгеләре күзәтелә. Андый яшүсмер эленке-салынкы, кырыс, тупас, алдакчы. Аның белән көлеп тә, түбәнчелек белән дә сөйләшмәгез.
Наркотиклар кулланучы үз тормышын контрольдә тотмый башлый, ул бөтенләй икенче төрле кешегә әверелә. Иҗтимагый бәйләнешләр таркала. Уку һәм һөнәри күнекмәләренә зыян килә. Моңа әле ВИЧ, гепатит С, туберкулез кебек авырулар өстәлергә мөмкин.
Табиб билгеләвеннән башка, наркотиклы яисә психотроп матдәләр кулланган өчен, биш мең сумга кадәр штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр вакытка административ арест каралган. Балигъ булмаганнарны яңа нык куркыныч психоактив матдәләр куллануга этәргән өчен 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Ата-ана өчен дә җәза бар. Аларга 2 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Тыелган матдәләр кулланганда:
— гәүдә авырлыгы кимү
— даими сусау;
— ашыйсы килмәү яисә ризыкка бәйле башка үзгәрешләр;
— йокысызлык яисә көн тәртибе алышыну;
— кан басымының тотрыксызлыгы;
— гадәти даруларга бирешми торган бетмәс томау төшү, йөткерү;
— тешләр саргаю, авыздан (кайвакыт киемнән дә) начар ис килү;
— ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозылу күзәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев