Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Белгеч баш миендә яман шеше билгеләре турында сөйләде

Бу авыру 45-60 яшьлек кешеләр арасында ешрак очрый. 

Баш мие яман шеше күпчелек очракта 45-60 яшьлек кешеләрдә була. Аның төп билгеләре — баш авырту, күңел болгану, күз күреме начарлану, сөйләм бозылу, кул яки аяк хәлсезләнү. Бу турыда РИА Новости агентлыгына медицина фәннәре докторы, табиб-нейрохирург Али Бекяшев сөйләгән.

«Баш мие яман шеше бөтен онкология авыруларының 2 проценты чамасы тәшкил итә. Ул 45-60 яшьлек кешеләр арасында ешрак очрый. Клиник картина гомуми баш мие симптомнары (баш авырту, күңел болгану, косу, баш әйләнү) һәм аерым учаклы симптомнар (эпилепсия өянәкләре, сөйләм бозылу, кул яки аяк хәлсезләнү, күз күреме бозылу) белән аерылып тора», — ди ул.

Блохин исемендәге онкология хастаханәсенең нейровизуалиция фәнни-техник төркеме җитәкчесе Екатерина Кобякова РИА Новостига хәбәр иткәнчә, гомуми баш мие билгеләре дә, аерым учаклы билгеләр дә онкология өчен специфик түгел, алар башка авыру нәтиҗәсе дә булуы ихтимал.

Аның сүзләренчә, шешнең баш миендәге урынына карап сиптоматика да аерылырга мөмкин. Мәсәлән, учак чигә өлешендә булса, беренче билгеләр сөйләм, ишетү, ис һәм тәм сизү белән бәйле була. Әгәр процесс кечкенә мидә булса, кешенең хәрәкәт координациясе бозыла, йөрү алпан-тилпән була башлый, күңеле болгана, хәтта косарга да мөмкин. Баш миендәге гади шеш тә, яман шеш тә бер үк төрле билгеләр белән сыйфатланырга мөмкин, ди ул.

Баш мие шешен профилактикалауның нәтиҗәле ысулы бүгенге көндә юк, шуңа күрә үз-үзеңне тикшереп торырга, берәр урын авыртса, табибка күренергә кирәк, ди Бекяшев.

«Диагностика һәм дәвалануда эзлекле булырга кирәк. Баш еш авыртканда неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул гамәлләр планын билгели (МРТга җибәрә, кирәк булса офтальмологка яки нейрохирургка да юллама бирә», — ди табиб.
Чыганак
Фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев