Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Без – табигать балалары

Төбәкнең әйләнә-тирә мохитен саклау, туган як табигатенә һәм бар тереклек дөньясына сак караш булдыру - хәзерге вакытта шәхес тәрбияләүнең иң мөһим өлешләреннән берсе.

Шәһәрнең балалар экология-биология үзәге бу уңайдан район педагоглары өчен семинарлар, түгәрәк өстәлләр уздыра, табигатьне саклау хезмәте белгечләре һәм иҗат кешеләре белән очрашулар үткәрә. Биредә эшләүчеләр район мөгаллимнәренең экологик белем бирү буенча алдынгы тәҗрибәсен гомумиләштерә һәм тарата.

Үзәктә 735 бала шөгыльләнә. 49 берләшмәдә өстәмә белем бирүче 17 педагогның 2се - югары квалификация категориясенә ия, 6сы - ТР мактау грамотасы алган, 1 мөгаллим - "Мәгарифтәге казанышлары өчен" мактаулы исемгә лаек, 2сенә - РФ мактау грамотасы тапшырылган, 1 мөгаллим - РФ гомуми белем бирүдә мактаулы хезмәткәр исемен йөртә.

Үзәк директоры Асия Әхтәмова - Мәгариф отличнигы, РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре. Асия Якуп кызының педагоглык стажы 35 ел. Бу вазифасын ул 28 ел буе башкарып килә.

Үзәк уку эшчәнле, табигатьне саклау буенча гамәли эш, фәнни-тикшеренү эшләре дә алып бара. Уку эшчәнлеге үзәк базасында һәм гомуми белем учреждениеләрендә тормышка ашырыла. Өстәмә белем бирү 4 юнәлештә: фәнни-табигый, сәнгатә, туристлык-туган якны өйрәнү, социаль педагогия буенча бара.

Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге

Укучыларның экология буенча белем дәрәҗәсен үстерү максатында, алар фәнни эшләргә җәлеп ителә. Балалар экология-биология үзәгендә ел саен сәләтле балалар "Мәктәп белемнәреннән фәнни эзләнүгә" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясый. Түгәрәккә йөрүчеләр "Яшь тикшеренүче" фәнни-тикшеренү конференциясендә катнаша. Төрле чараларда, олимпиадаларда катнашып, укучылар республика, төбәк һәм ил күләмендә лауреат һәм дипломант булуга ирешә.

Үткән елда Алина Гыйльмуллина яшь натуралистларның бөтенроссия конкурсында 3 дәрәҗәле Диплом алган. Яр Чаллыда үткән "Экология, шәһәр һәм без" конференциясендә Алина 2 урын яулаган, ә Гөлназ Габидуллина призер булган.

Быел ачык конференциядә катнашып, Таңсылу Хөснуллина һәм Гөлназ 3 дәрәҗәдәге Диплом алган. Февральдә укучыларның А.М.Терентьев исемендәге XXIII Идел буе фәнни экология конференциясендә дә Гөлназ шундый ук дипломга лаек булган.

Табигать дуслары

2002 елдан бу үзәк базасында "Табигатьнең яшь тикшеренүчеләре" балалар җәмәгать оешмасы эшләп килә. Балалар фикере белән туган проектлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә чишмәләр төзекләндерелә, табигатькә гамәлдә ярдәм күрсәтүдә идеяләре өлкәннәр тарафыннан хупланып, социаль әһәмиятле эшчәнлек дәрәҗәсенә күтәрелә. Мәсәлән, М-7 федераль трассасы буенда урнашкан Нәриман чишмәсе, Морт авылындагы Гөлзифа чишмәләрен атарга була. "Туган ягыбыз чишмәләре" проекты республика фестивалендә 3 урын алган. Балалар җәмәгать хәрәкәте рәисе Диана Усольцева шул исемдәге проектны яклап, А.М.Терентьев исемендәге XXIII Идел буе фәнни экология конференциясендә "Табигатьне саклауда гамәли эшчәнлек" номинациясендә җиңде. Әлеге проект Түбән Кама, Кукмарада үткән чараларда да югары бәяләнде.

Табигатьне саклау буенча балалар тарафыннан, чыннан да, күзгә күренерлек эшләр башкарыла. "Хайваннарга бергәләп булышыйк", "Чыршы", "Кышлаучы кошларга ярдәм итик", "Күчмә кошларны каршы алу", " Ак каен", " Беренче чәчәкләр", Яшә, чишмә", "Чиста ярлар", " Үз подъездыңны сакла" һәм башка акцияләр вакытында балаларның үзаңы үсә. Әйтик, Кошлар көне, Уңыш бәйрәме, Җир көне кебек күләмле чараларда укучылар теләп катнаша.

Укыту-тәҗрибә кишәрлекләре дә экология тәрбиясенең барлык төрләрендә киң файдаланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев