Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

“Бөркеткәй”дә ничек ял итәләр?

Балалар иртәнге сәгать сигездән кичке бишкә кадәр мәктәп лагеренда. Гомуми чаралардан тыш, шахмат уйныйсың киләме, рәсем ясыйсыңмы - теләгән шөгыльләренә дә вакыт кала. "Бөркеткәй"дә смена 2 июньнән 27 июньгә кадәр, моның өчен ата-ана гаилә бюджетыннан 400 сумнан аз гына артык акча сарыф итә. Шуны да исәпкә алсаң, балаларның мәктәп яны...

"Бөркеткәй" мәктәп яны лагерена 80 бала йөри. Шәһәрнең 3нче урта мәктәбендә балаларның җәйге ялын оештыру программасы шундый үзенчәлеккә ия: биредә башка мәктәп укучыларын да кабул итәләр һәм алар, нигездә, аеруча тәрбиягә мохтаҗлар. Быел шундый 30 бала җыелган һәм бу төркем "Сталкер" дип атала. Отряд җитәкчесе - Олеся Кузнецова. Үз мәктәпләреннән беркетелгән тәрбиячеләр аларны һәрвакыт күз уңында тота. "Бөркеткәй"дә һәр отрядның аерым программасы бар. Кадетлар төркеме, мәсәлән, "Бердәм Россия" спорт комплексына йөрергә ярата. (Отряд белән Сергей Мусатов һәм аның ярдәмчесе Робис Сәлахов җитәкчелек итә) Алар тактик дәресләр, снайперлар шөгыле үтә, тиз атлау маршларында катнаша.

Башлангыч сыйныф балалары ике отрядка бүленгән: "Йолдызчыклар" һәм "Микки Маус". Бу төркемнәр белән эшләүче Светлана Корнилова һәм Наталья Филатова балаларның лагерьдагы вакытын кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрергә тырышалар. Алар өчен шәһәрнең Балалар иҗат үзәгендә спорт биюләре буенча мастер-класс оештырылган. Укучылар "Түбән Кама" милли паркына, "Иллюзион" кинотеатрына йөри. Шәһәрнең балалар үзәк китапханәсенә экскурсияләр еш була. Китапханә хезмәткәрләре укучыларны китап уку белән кызыксындырырга тырыша.

Мәктәп яны лагере башлыгы Резеда Мурдашева:

- Быел мәктәп лагере эшчәнлеге патриотик тәрбиягә юнәлтелгән һәм отряд җитәкчеләре моңа зур игътибар бирә. Планда каралган кинолар асылда шушы темага багышланган. Быел лагерь эшенә безнең мәктәпне тәмамлаган, хәзер югары уку йорты студенты Валентина Булатова зур ярдәм күрсәтә. Ул "Күңелле старт"лар, әкиятләр буенча диспут, уен-сәяхәтләрдә башлап йөри, - ди. Резеда Фоат кызының балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур. Ул балаларның әти-әниләре белән дә тыгыз элемтәдә. Лагерь башлыгы үзенә һәм башкаларга карата бик таләпчән, шуңа күрәдерме, биредә оешканлык күренеп тора. Һәр иртә зарядка белән башланып китә. Иртәнге аштан соң балалар төрле юнәлештәге махсус чараларда катнаша. Төшке аштан соң ял итеп алу өчен "тыныч вакыт" бирелгән. Кайбер малайларга иң ошамаганы шул инде, тик тәртипне сакларга кирәк!

Тәҗрибәле пешекче Валентина Мокшина күп еллар инде балаларны тәмле ашата, аңа Хафизә Тимофеева ярдәм итә. Менюдан балалар канәгать. Мин килгән көнне алар иртән бодай боткасы ашаганнар, какао һәм майлы ипигә өстәп, вафли белән сыйланганнар.

- Беренче һәм икенче ашларны да яратабыз, - ди Снежана Мусаева, - җиләк-җимешләр дә бирәләр.

Снежананың сыйныфташы (икесе дә сигезенчегә күчкән) Ирина Никитина рәсем ясарга ярата. Ул миңа үзенең плакатларын күрсәтте.

Кичә "Бөркеткәй" лагере балалары Яр Чаллы дельфинариена экскурсиягә барды. Бу искиткеч су хайваннарын күзәтү алар күңелен яңа кичерешләр белән баеткандыр, чөнки табигатьнең гүзәл җан ияләренә сокланмый мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев