Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Быел Алабугада 5 хатын-кызда күкрәк яман шеше ачыкланган

Табиблар әйтүенчә, иртә диагностика гомерне саклап калырга ярдәм итә.

Бу атна Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «Сөт бизе яман шешенә каршы көрәш атнасы» дип игълан ителде. Сөт бизе яман шеше Россиядә һәм дөньяда иң киң таралган онкология авыруларының берсе булып тора. Алабуга үзәк район хастаханәсендә бу куркыныч авыру турында фактлар китерделәр.

Риск төркеменә керүче хатын-кызлар:

  • Нәселдәнлек (әни яки әбисендә күкрәк яман шеше булу).
  • Хатын-кызларның репродуктив органнары һәм күкрәк бизенең хроник ялкынсыну авырулары булу. 
  • Канцерогеннар белән озак вакыт контактта булу (тәмәке тарту, җитештерү агулары).
  • Ультрафиолет нурланыш, күкрәк җәрәхәтләре.
  • Симерү.

Статистика буенча сигез хатын-кызның берсе күкрәк рагына дучар була. Табиблар әйтүенчә, иртә диагностика гомерне саклап калырга ярдәм итә. Төп «алтын ысул» — маммография. Мәсәлән, диспансерлаштыру барышында 40 яшьтән узган хатын-кызлар 2 елга 1 тапкыр бушлай маммография үтә.

Диспансерлаштыру барышында 2023 елның 8 аенда Алабуга районында беренче стадиядәге яман шешләрнең 4 очрагы һәм икенче стадиядәге 1 очрак ачыкланган.

Моннан тыш, ел саен смотровой кабинетта тикшерү узарга кирәк, ди табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев