Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Гипертония авыруын кисәтү чаралары

Гипертония - кан басымының озак вакыт терекөмеш баганасының 90/140 һәм аннан да югарырак миллиметрына күтәрелүе. Өлкән яшьтәгеләр арасында бу иң киң таралган авыруларның берсе.

Кан басымының югары булуы 39,1 процент ир-атларда һәм 41,1 процент хатын-кызларда күзәтелә, һәм алтмыштан да югары яшьтә бу күрсәткеч арта. Бу авыру вакытында еш кына башның арткы өлешенең иртән авырта башлап, кичкә таба көчәюеннән зарланалар. Андый кешеләрнең башлары әйләнә, күз аллары караңгылана, алар начар йоклый, күз күремнәре начарая, йөрәк турында авырту тоюлары мөмкин, ярсучанлык күзәтелә. Кан басымы күтәрелгәндә кеше үзен һәрвакыт начар хис итми, шуңа күрә кан басымын үлчәргә кирәк.

Гипертония авыруларының якынча 1/3 е гипертоник кризлар белән катлаулана, кайберәүләрдә алар авыруның бердәнбер билгесе булып тора.

Гипертоник криз - артериаль кан басымының кинәт күтәрелүе, аның ике төре бар:

- кан басымының чагыштырмача югары күтәрелмәве (кинәт баш авырту, йөз кызару, йөрәк кагу, калтырау, туңу, тышка еш чыгу).

- кан басымының бик югары күтәрелүе (көчле баш авыртуы, укшу, косу, көзән җыеру, күкрәк өлеше авырту).

Криз билгеләре булган очракта, кан басымын үлчәргә һәм аны төшерү чараларын күрергә кирәк.

Нерв-психик яисә физик арыганлык, һава торышының үзгәрүе, магнит давыллары, тәмәке тарту, гипертония вакытында кан басымын төшерә торган дарулар кулланудан баш тарту, алкогольне чамадан тыш куллану, тозлы ризыкларны күп куллану һәм төнгә каршы ашау, шулай ук кан басымы күтәрелүгә китерә торган ашамлык һәм эчемлекләр, мәсәлән, кофе, шоколад, сыр, икра куллану гипертоник криз куркынычы килеп чыгуга сәбәп булып тора.

Артериаль гипертония үсешен барлыкка китерүче факторлар рискының факторлары идарә ителә һәм идарә ителми торган төрләргә бүленә. Туклану, симерү, тәмәке тарту, аз хәрәкәтләнә торган тормыш рәвеше һәм психик-социаль факторлар белән идарә итеп була. Идарә итеп булмый торганнары - нәселдәнлек, яшь, җенес, аларны үзгәртеп булмый.

Кан басымы авыруын вакытында ачыклау һәм дәвалау өчен, чираттагы кагыйдәләрне тоту кирәк: кан басымын даими үлчәп торыгыз. Әгәр кан басымының күтәрелү очрагы беркайчан да булмаган икән, аны елына бер тапкыр һәм табибка мөрәҗәгать иткән чакта үлчәгез. Кан басымы сирәк күтәрелгән очракта, аны аена бер тапкыр булса да үлчәргә кирәк. Гипертония белән интегәсез икән, өйдә кан басымын үлчи торган җайланма булдырыгыз һәм көн саен үзегез үлчәп торыгыз, пульс ешлыгын тикшерегез. Тозны куллануны азайтырга кирәк, аны никадәр әзрәк куллансагыз, шуның кадәр яхшырак. Бер тәүлеккә тозга ихтыяҗ нибары 12 грамм тәшкил итә, аның дяртысын диярлек без гадәти туклану продуктлары аша алабыз. Шуңа күрә ризык әзерләгәндә тозны 6 граммнан да күбрәк кулланмагыз, бөтенләй баш тартсагыз, тагын да яхшы. Консервланган һәм ысланган азыкларны азрак кулланырга тарышыгыз. Кан басымы югары булган кешеләргә дәвалаучы табиб ярдәме белән кан басымын нормада тоту өчен (димәк, ул терекөмеш баганасының 140/90 миллиметрыннан азрак булырга тиеш) дару сайлагыз һәм аны тиешле дозада кабул итегез.

Үзегезне ничек кенә яхшы хис итсәгез дә, гипертония белән көрәшергә кирәклекне онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев