Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Грипп аяктан екмасын, дисәң...

Узган ел Алабугада грипп белән авыруның 16 очрагы теркәлгән. Бу чирне эләктермәс өчен 26меңнән артык алабугалы гриппка каршы прививка ясаткан инде. Шуларның 8,5 меңе – балалар.

Алабуга район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Азат Гайсин әйтүенчә, беренче чиратта грипптан прививканы балаларга (6 айдан башлап), өлкәннәргә, йөкле хатын-кызларга һәм төрле хроник авырулары булган кешеләргә ясатырга кирәк. Нәкъ менә шушы төркемгә керүчеләр гриппны бик авыр кичерә, өзлегү ихтималы да бик зур.

– Прививканы “Совигрипп” һәм “Ультрикс” вакциналары белән ясыйбыз. Аларда тере вирус юк, шуңа күрә вакцинацияләү аркасында грипп белән авырып китү мөмкин түгел. Прививка булачак сабый өчен дә куркынычсыз, өстәвенә, вакцинацияләү үткән йөкле хатын-кыз антитәнчекләрне карынындагы баласына да тапшыра, нәтиҗәдә сабый 6 айга кадәр грипптан сакланачак. Әгәр баланың мондый иммунитеты булмаса, һәм ул ярты елга кадәр грипп белән авырып китсә, бездә аны дәвалау өчен нәтиҗәле препаратлар юк, – ди Азат Сөнәгат улы.

Аның әйтүенчә, иммунитет прививкадан соң 2-3 атна дәвамында формалаша, ә грипп безнең якларга гыйнвар уртасыннан март азагына кадәр килә. Әмма вакцинацияләү белән озакка сузмаска кирәк, чөнки авыру иртәрәк дә килергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, күпләр еш кына гриппны ОРВИ белән бутый. Әйтеп китик, кискен респиратор вирус авыруы акрынлап башлана, аның билгеләре көн дәвамында арта бара. Грипп белән исә кеше кисәк кенә авырып китә, чир аны берничә сәгать эчендә диярлек аяктан ега. Бу очракта өзлегү ихтималы бермә-бер артык, чөнки грипп вирусы үпкә күзәнәкләренә (альвеолаларга) зыян сала, шулай ук бактериаль инфекция эләктерү куркынычы бар, ул исә үпкә ялкынсынуына китерергә мөмкин.

Азат Гайсин сүзләренә караганда, прививканы поликлиникада да, барлык табиб амбулаторияләрендә дә ясатырга була. Моның өчен әзерлек кирәкми.

Грипп билгеләре:

 - кинәт температураның күтәрелүе һәм баш авырту;

 - мускуллар авыртуы;

 - хәлсезлек;

 - ютәл яки тамак авырту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев