Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Грипптан һәм салкын тиюдән сакланыгыз

Кышын кискен респиратор-вируслы авырулар саны артты. Бу турыда район үзәк хастаханәсенең эпидемиология бүлеге хәбәр итә.

Агымдагы елда кискен респиратор авыруларның 334 очрагы теркәлгән, бу үткән елдагы шушы ук вакыт аралыгы белән чагыштырганла, 247 гә ким. Грипп очраклары теркәлмәгән.

Әйтергә кирәк, грипп һәм кискен респиратор-вируслы авырулар (ОРВИ) – иң таралган йогышлы авырулар.

− Грипп һәм кискен респиратор-вируслы авруларның көчәюе – ел фасылы алышынган кебек үк, кичектергесез күренеш. Ул шуның белән куркыныч та: тамак төбе авырту, томау төшү һәм йөткерү безнең өчен гадәти хәлгә әверелә бара. Гриппның катлаулану мөмкинлеге хәвефле, шуңа күрә авырган кеше эш урынында түгел, өендә ятып дәваланырга тиеш. Юкса, аритмия һәм башка кыенлыклар күзәтелергә мөмкин, аларны инде салкын тиюгә караганда озаграк дәваларга туры киләчәк, − ди медицина хезмәткәрләре.

Грипп – сулыш юлларының кискен йогышлы авыруы, аны грипп вирусы китереп чыгара. Грипп зарарлы, ул кешенең яшенә һәм җенесенә бәйле түгел. Кеше йөткергәндә яисә төчкергәндә, янәшәдә зарарлану тирәлеге барлыкка килә, вирус һава тамчылары аша авыру кешедән башкаларга йога.

Авыру көчле агулану китереп чыгара, кан тамырларының үткәрүчәнлеге арта, шуңа күрә кайберәүләр, мәсәлән, шикәр чире яисә бронхлар астмасы белән интегүчеләр өчен грипп һәлакәт белән бер.  

 

Билгеләре

Грипп һәм кискен респиратор-вируслы авыруларның билгеләре охшаш, аерма кайбер билгеләренең өстенлек алуында гына.

Салкын тигәндә түбәндәге билгеләр күзәтелә:

- күренеп торган томау төшү;

- башта коры, ахырга табы юеш ютәл;

- температура 37,5 °С;

- яшь агу;

- ялкынсынуның бронхларга һәм үпкәләргә таралуы.

Грипп булганда, күренеш башкачарак:

- авыруның көтмәгәндә башлануы;

- кинәт туңу;

- тән температурасының тиз күтәрелүе;

- борыннан бүлентекләрнең аз булуы;

- коры ютәл;

- муен һәм буыннар сызлау.

 

Профилактика

Гриппны кисәтүнең иң яхшы чарасы – вакцинация. Ул ел саен көзен  үткәрелә. Иң беренче чиратта:

- өлкән яшьтәге кешеләргә;

- озакка сузылган авыруы булганнарга;

- еш салкын тидерүчеләргә;

- мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ясала.

Кеше күп була торган урыннарда эшләүчеләрнең грипп йоктыру куркынычы бар. Грипп прививкасы чирдән тулысынча саклап кала алмый, шуңа күрә башка кисәтү чараларын да онытмаска кирәк. Бу авырудан зарар күрмәс өчен, сезгә:

- витаминнар, аеруча “А” һәм “С;

- суган һәм сарымсак кебек халык чаралары;

- махсус дару препаратлары (Афлубин, Иммунал, Анаферон) файдалы булыр.

Организмга вирус борын аша үтеп керә, алар анда күпләп үрчи. Борын куышлыгын чиста тоту мөһим. Урамга чыгар алдыннан борынга  оксолин сөртегез, әйләнеп кайткач, борын эчен минераль-үсемлекле чара белән юдыртыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев