Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Хастаханәдә тынгы юк

Алабуга медиклары чаң кага - хастаханәгә исерек хәлдә эләгүче гражданнар саны арта.

Исерүнең авыр дәрәҗәсендә булып, мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмаучы һәм хәтта үзенең кайда булуын да рәтле-башлы аңлап җиткермәүче сәрхүшләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе әлегә кадәр хәл ителмәгән. Әлеге карарны гамәлгә ашыру өчен 5 миллион сум күләмендә чыгымнар таләп ителә, моннан тыш закон базасының камил булмавы да карар кабул итүне тоткарлый дип аңлата Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов. Исегезгә төшерәбез: шәһәрдә айныткыч ачу мәсьәләсе инде берничә мәртәбә күтәрелде.

Хәзерге вакытта исерекләрне район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлегенә китерәләр, ә бу башка пациентлар өчен күпмедер дәрәҗәдә уңайсызлыклар тудыра. Алай гына да түгел, сәрхүш "пациентлар" саны елдан ел арта бара. Әгәр 2010 елда ашыгыч ярдәм машинасы исерекләр янына 1512 тапкыр барган булса, 2012 елда бу сан 2135не тәшкил итә. Патруль бригадалар тарафыннан үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегенә 2010 елда - 415, 2011дә - 421, 2012 елда - 551 кеше китерелгән. Моннан тыш, узган елда җәмәгать урыннарыннан медицина тикшерүе кабинетына полицейскийлар 2567 исерекне китергән. Хәер, медицина хезмәтләре бәясе дә үзгәрде. Ашыгыч ярдәмне бер тапкыр чакыру 40 сумга артса, бер койко-көн бәясе 460 сумга күтәрелде.

Аракыдан баш тартам дисәң...

Медиклар белән беррәттән алкоголизм проблемасын алабугалылар үзләре дә хәл итәргә омтыла. Февраль ахырында шәһәрдә ТРның "Аек караш" җәмәгать оешмасының җирле бүлеге ачылды. Курсларның җитәкчесе Вячеслав Орехов әйтүенчә, беренче шөгыльләнү курсына йөргән сигез кешенең барысы да йөз процентка тәмәке һәм аракыдан ваз кичкән. Начар гадәтләрдән арынырга теләүчеләр өчен курслар якынча 8-10 көн дәвам итә. Кайберләүләр хәтта тормыш иптәшләре белән дә килә. Бу гаҗәп тә түгел, ди В. Орехов, чөнки бу проблема инде күптәннән гаилә проблемасына әверелде. "Халык күп шылтырата. Алар әлегә кызыксынып сораулар бирә, күпчелек үзенең проблемасын күрсәтергә ояла", - ди ул.

P.S "Аек караш" оешмасы телефоны: 8-917-933-89-86.

Эчкән кеше җәяү йөри

Рәсәй Дәүләт автоинспекциясе транспорт чарасын йөртүчеләрне сәрхүшлеккә тикшерә. Исерек машина йөртүчеләр гаебе белән Рәсәй юлларында ел саен ике меңнән артык кеше һәлак була. Быелның ике аенда гына да Алабуга районында 57 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган.

Дәүләт автоинспекторлары искә төшерә:

Машина йөртүчегә

руль артына исерек килеш утыру (аракы, әфьюн һ.б.);

машина белән идарә итүне исерек кешегә тапшыру;

юл-транспорт һәлакәтенә эләккәннән соң яки машинаны полиция хезмәткәре туктатканнан соң медицина тикшерүе узганчыга кадәр алкоголь эчемлек, наркотик, психотроп яки башка матдәләр куллану тыела.

Саннар

Узган елда республика территориясендә исерек машина йөртүчеләр тарафыннан 381 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 76 кеше һәлак булган, 561 кеше җәрәхәтләнгән.

Кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булган

исерек машина йөртүчене 3 елга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан һәм 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү көтә. Һәлакәттә ике һәм аннан да күбрәк кеше һәлак булган очракта - 3 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан һәм 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Сәрия СӘЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев