Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Хатын-кыз матурлыгы сере нәрсәдә?

Һәр хатын-кызның үз матурлык сере бар. Шул серләрдән файдаланганга күрә, мөгаен, ирләр безнең кармакка эләгәләр дә инде.

Без Алабуганың гүзәл затларыннан "Хатын-кыз сере нәрсәдә?" дигән сорау алдык, ә ир-атларга планетаның иң матур хатын-кызын әйтеп бирергә куштык.

Мансур Сабирҗанов, узып баручы:

- Бер генә хатын-кызны аерып әйтә алмыйм - бөтенесе дә матур. Минем өчен дөньяда һәрнәрсә матур: кошлар да, бар тереклек, үләннәр, үсемлекләр. Ләкин шулай да иң гүзәле - минем хатыным Надя.

Әлфия Байматова, сатучы:

- Матур булыр өчен яшь кызларга һәм гүзәл ханымнарга туйганчы йокларга кирәк. Ни кызганыч, йокы туймаган чаклар да була. Әлбәттә, үз-үзеңне карарга, прическа, җиңел генә макияж ясарга кирәк. Тагын хатын-кызны тыйнаклык һәм көләчлек бизи.

Алмаз Сөләйманов, 8 яшь:

- Иң матур - ул минем әнием Гөлнара. Ул зәңгәр күзләргә һәм матур елмаюга ия. Әни бик акыллы. Тагын ул бик тәмле ашарга пешерә һәм миңа кибеттән төрле тәм-томнар алып кайта.

Лариса Агафонова, ЕПТС бүлеге начальнигы:

- Миндә андый сер юк. Мин чәчтараш ярдәменнән даими файдаланам, ә менә косметологка һәм маникюрчыга бик сирәк барам. Буш вакытымны мин гаиләмә, балаларыма багышлыйм, ә икенче урында - эш. Шунлыктан матурлыкка вакыт калмый да диярлек.

Ренат, 27 яшь:

- Анжелина Джолины ямьсез дип уйлыйм, аңламыйм, нәрсәсе белән ул бүтәннәргә ошый. Минем өчен хатын-кыз эталоны - ул "Не шутите с Зоханом" дигән кинода төшкән актриса - Эммануэль Шрики. Ләкин бөтенесеннән дә матуррак минем сөйгән кызым - Танайкадан Катя Мельникова. Аның матурлыгын юмор, игелеклелек, кешелеклелек тәшкил итә.

Софья Сорокина, кредит буенча белгеч:

- Коллегалар һәр иртә битне боз белән сөртергә, ай саен косметолог һәм чәчтараш хезмәтеннән файдаланырга киңәш итә. Тик, ни кызганыч, мин бик сирәк алар биргән киңәшләрне кулланам. Матурлыкның серен шунда күрәм: күбрәк елмаерга һәм дөрес яшәү рәвеше алып барырга. Иң мөһиме - бәхетле яки гашыйк булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев