Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Иң кирәкле 10 анализ

Анализдагы 10 күрсәткеч безнең сәламәтлек турында барысын да диярлек әйтеп бирә.

Без шундый халык инде: чынлап торып чирләмичә генә табибка бармыйбыз. «Әгәр елга бер тапкыр кан анализы тапшырсалар, кешеләргә күп чир кагылмас иде, — ди гомуми практика табибы Резидә Җәләлова. — Анализдагы 10 күрсәткеч безнең сәламәтлек турында барысын да диярлек әйтеп бирә. Шуларны даими тикшертеп тору гомеребезне озынайта, хәтта үлемнән дә алып кала ала». 

Глюкоза. Аның күләме шикәр диабеты куркынычы булу-булмавын күрсәтә. Нормасы — бер литрга 6,1 ммольга кадәр.

Глюкоза белән катнаш (гликированный) гемоглобин (НВА1С). Кан алган моменттагы түгел, ә соңгы өч ай дәвамында булган шикәрне чагылдыра. 5,7 — 6,4% — диабет башлану ихтималы бик зур, 6,5% һәм артыграк — чир башланган дигән сүз.

Гемоглобин. Кислородны әгъзаларга илтүдә катнаша. Аның күрсәткеченә карап, кешедә азканлылык бармы-юкмы икәнне белеп була. Ирләр нормасы — 130 г/л, хатын-кызларныкы — 120 г/л.

Эритроцитның уртача күләме (MCV). Аерым андый анализ ясалмый, ул канның гомуми анализы составына керә. Кызыл кан тәнчегенең күләме азканлылыкның сәбәбен билгеләргә ярдәм итә. Норма — 80 — 102 фл.

Эритроцитларның утыру тизлеге (СОЭ). Бу — организмдагы ялкынсыну процессы күрсәткече. Ирләр нормасы — 1 — 10 мм/сәг, хатын-кызларныкы — 3 — 15 мм/сәг. 50 яшьтән соң һәм йөкле чакта 25кә кадәр була ала.

Холестерин. Ике төрле була: тыгызлыгы түбән (ЛПНП — начар), тыгызлыгы югары (ЛПВП — яхшы). Начарының зурлыгын белү мөһимрәк, чөнки кан тамырларына атеросклероз төерчекләре утыру аңа турыдан-туры бәйле. ЛПНП нормасы — бер литрга 2,6 ммольга кадәр.

Бөердәге йомгаклар аша канның фильтрлану тизлеге (СКФ). Бу анализ бөерләрнең халәтен бик ачык күрсәтә. Түбән булса, бөер начар эшли дигән сүз. Норма — минутына 90 минуттан башлап.

Билирубин. Ул — үт составындагы кызгылт сары матдә. Күтәрелгән булса, димәк, бавыр эшчәнлеге бозылган. Норма — туры билирубин: бер литрга 0 — 5 мкмоль.

Лейкоцитлар. Сөяк эчендәге җелектә һәм лимфа төеннәрендә хасил була торган ак кан тәнчекләренең төп вазыйфасы — организмны ят күзәнәкләрдән саклау. Нормасы — бер литрга 4,5×109 — 10×109 берәмлек.

Тромбоцитлар. Болар — канның оешуы өчен җаваплы төссез кан тәнчекләре. Ирләр нормасы — 200 — 400 мең мкл/берәмлек, хатын-кызларныкы — 180 — 320 мең. мкл/берәмлек.

«Ватаным Татарстан» 
Фото: freepik. com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев