Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Инсульт: беренче минутларны искәрү мөһим

Бөтен дөньяда йөрәк-кан тамырлары авырулары үлемгә китерә торган сәбәпләр арасында алгы урыннарны били, инсульт исә гариплеккә китерә торган авырулар арасында беренче урында.

Бу сырхаудан интегүчеләрнең яшь чиге елдан ел кими бара. Мәсәлән, быел районның үзәк хастаханәсенә "инсульт" диагнозы белән 16яшьлек кызны китерәләр. Табиблар кисәтүенчә, йөрәк өянәге вакытында ярдәмнең беренче 4 сәгать эчендә күрсәтелүе әһәмиятле. Инсультны ничек танырга һәм аннан ничек сакланырга кирәген безгә Алабуга үзәк район хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире Гөлмира Мәүлишева сөйләде.

− "Бөтен чир дә нервыдан", диләр. Дөресме шул?

− Әгәр авыруда неврозга охшаган яисә невротик халәт, депрессия күзәтелә икән, бу очракта шулай әйтеп була, чөнки алар читттән төрле авырулар килеп чыгуга тәэсир итиә. Әмма барлык авырулар да нервлардан, дип расларга алынмыйм.

− Хәзер күпчелек сорауларга җавапны Интернеттан эзли, ләкин табиб булышуыннан башка хәл итеп буламы, мисалга, арка авыртса?

− Мин андый практикага тискәре карыйм, медицина белеме булмаган килеш, Интернеттан карап кына, кеше үзенә диагноз куя һәм дару билгели алмый. Арка авыртуының сәбәпләре төрле: умыртка, бөер авыруы, диск бүсере нервны кысканда, умыртканы метастазалар зарарлаганда булырга мөмкин. Авыру кеше бер тапкыр авыртуны баса торган дару эчә ала, ә аннан соң инде ул табибка күренеп, сәбәбен ачыкларга тиеш.

− Алабугалылар сезгә ешрак нинди неврология авырулары белән эләгә?

− Нигездә мидәге кан әйләнешенең кискен бозылуы, ягъни инсульт белән мөрәҗәгать итәләр. Без таралган склероз, эпилепсия, халыкта остеохондроз дип йөртелә торган умыртка авырулары, төрле баш авыртулары вакытында ашыгыч неврология ярдәме күрсәтәбез.

− Инсультны ничек танырга?

− Төп билгеләре - гәүдәнең уң яисә сул ягының тоючанлыгы кинәт бозылу һәм хәрәкәтсез калу, йөз кыеклану, сөйләм һәм хәрәкәт координациясе бозылу, баш әйләнү, аң югалу. Шулай ук моңа кадәр күзәтелмәгән көчле баш авртуы булуы бар. Беренче дүрт сәгатьтә мөрәҗәгать иткәндә, без махсус терапия үткәреп, авыруга ярдәм итә алабыз һәм аны өянәкнең кабатлануыннан һәм гарипләнүдән коткарабыз. Алабугада соңгы вакытта 30 яшьлекләр дә "инсульт" диагнозы белән килә, кызганыч, араларында инвалид калучылар да бар. Инсульт "яшәрә".

− Еш кына сәламәт кешедә кинәт кенә инсульт булганлыгы турында ишетергә туры килә. Мөмкинме бу? Авыру алдыннан нинди дә булса билгеләре бармы?

− Инсульт, чыннан да, еш кына кинәт кенә була, әмма сәламәт кешеләрдә тиктомалдан бик сирәк. Гадәттә ул югары кан басымыннан интегүче һәм аны тикшереп тормаучыларда була. Яисә атеросклероз авырулы кешеләрдә - кан тамырлары тарайганда. Башлыча, атеросклероз ирләрдә күзәтелә, чөнки тәмәке тарту авыру куркынычына сәбәп булып тора. Берничә еллар ул бернинди билгесез үтәргә мөмкин, ә артерияләр 60 проценттан артык ябылганда, инсульт булырга мөмкин.

Ул бигрәк тә шикәр чире, йөрәк ритмы, кан оешу системасы бозылан кешеләргә яный. Күпчелек бу турыда стационарга эләккәч кенә белә, шуңа күрә инсульт сәламәт кешедә килеп чыккандай тоела. Авыру яңадан кабатланмасынга, без куркыныч барлыкка килүнең сәбәпләрен эзлибез. Муен һәм йөрәк кан тамырларына УЗИ, кардиограмма ясыйбыз, канны тикшерәбез.

− Сезгә эләкмәс өчен нишләргә, укучыларыбызга киңәш бирсәгез иде?

− Барыннан да элек, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга: дөрес тукланырга, күбрәк хәрәкәтләнергә. Начар гадәтләргә - тәмәке һәм алкогольгә юл куярга ярамый, канда шикәр күләмен һәм артериаль кан басымын тикшереп торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев