Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Кафеларны өчәр ел тикшермиләр

ТР Роспотребнадзор идарәсе үткәргән конференциядә гриппка каршы прививка, балаларга түләүсез сөт бирү һәм азык-төлек составында ГМОлар булуы хакында сүз барды.

Алабуга журналистлары сорауларына Алабуга районы һәм шәһәре идарәсенең бүлек җитәкчесе урынбасары Сергей Вдовин җавап бирде. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта балаларга прививка ясала, шулай ук хаҗга барачак өлкән яшьтәге кешеләргә дә прививка ясатырга киңәш ителә. Шунысын әйтергә кирәк, әлегә өлкән яшьтәгеләр өчен вакцина кайтмаган.

Газета укучыларны шәһәрдәге һәм шәһәр яны урман посадкаларының санитар торышы да борчый. Аерым алганда, Матросов урамында һәм дүртенче микрорайонда яшәүчеләр даими чаң суга. Матросов урамындагы урман посадкасында яз көне чистарту эшләре үткәрелсә дә, җәй буена ул пластик һәм пыяла шешәләр, пакетлар һәм башка зарарлы әйберләр белән чүпләнеп бетте. Бу проблеманы уртак тырышлык белән генә хәл итәргә була, ди Сергей Вдовин. Моның өчен әлеге территориягә кем хуҗа булуын яки җавап тотуын ачыкларга кирәк. Менә хәзер яңадан шәһәрдәге барлык хезмәтләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә рейдларны яңартасы иде! Бу проблема шәһәр яны посадкаларына да һәм авыл җирлекләре территорияләренә дә кагыла. Калдык-постыкларны теләсә кайда калдыру чире - безнең гомуми культурабызга нык бәйле, ди С.Вдовин.

Алабугада хәзер төрле кафелар үрчеде, алар һаман саен арта бара. Алар безне яхшы сыйфатлы азык-төлек белән ризыкландырамы, савыт-сабаларның чисталыгы даими тикшереләме, дип кызыксынды журналист халкы.

Билгеле булганча, яңа кабул ителгән карар нигезендә тикшерү өч елга бер тапкыр гына рөхсәт ителә. Ашыгыч тикшерү өчен кемнең дә булса дәгъвасы яки шикаяте булырга тиеш. Имеш, бу коррупциягә каршы көрәш максатыннан кабул ителгән. Ә халык сәламәтлеге турында кем кайгыртырга тиеш була соң? Җәмәгать туклануы учреждениесенә кергән кешенең очраклы рәвештә агулануы яки нинди дә булса йогышлы чир эләктерү ихтималы куркынычы өчен эшмәкәрләр үзләре җаваплы булып чыга. Кем әйтмешли, алай-болай булса, "үзеңнең җүләр түгеллегеңне исбатлап кара!"

Алия Караева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев