Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Казан белгечләре авыруларны тикшерә

“Генетика һәм әйләнә-тирәлек факторларының авырулар үсешендә үзара бәйләнеше” проекты кысаларында Казан дәүләт медицина академиясе белгечләре Алабуга үзәк район хастаханәсендә кабул итү үткәрде.

Бу проект ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы һәм Фундаменталь тикшеренүләр фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Табибләр авыруларны тикшереп, аларның авыруларының экологик хәлгә бәйләнешен ачыкларга омтылалар.

− Проект өч ел дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә без Татарстанның 36 районында булырга планлаштырабыз: быел – 19, ә киләсе елда – 18, − дип сөйли КДМА Фәнни-тикшеренү лабораториясе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Марина Арлеевская. Шунысы игътибарга лаек, табибләр белән беррәттән, районнарга экологлар да йөри. Алар медицина хезмәтләреннән аерым булган, үзләренә кирәкле үлчәмнәрен ясый.

− Миннән, ревматологтан тыш, шулай ук педиатр һәм акушер-гинеколог кабул итә. Бүген пациентлар белән әңгәмә үткәрәбез һәм анализлар алабыз. Без аларны үзебез белән Казанга алып китәбез, тикшергәннән соң, авырулар белән яңадан элемтәгә чыгып, эшне дәвам итәбез, − диде табиб.

Кабул итүгә эләккән пациентлар сүзенә караганда, мондый белемле белгечләрдә дәвалану – зур уңыш.

– Кичә миңа безнең участок буенча шәфкать туташы шалтыратты. Әлеге проектта катнашырга тәкъдим ясады. Мин ризалаштым һәм ул әйткән документларны алып килдем. Сәламәтлегем борчый. Мондый проектларны бик кирәк дип уйлыйм, чөнки мин пенсионер һәм Казанга барып йөрергә, анда тикшерүләр үтәргә акчам җитәрлек түгел. Ә монда барлык кыйммәтле анализлар бөтенләй бушка эшләнә, – ди Александр Варламов.

Ул, башка пациентлар кебек үк, үзен кабул иткән табибтә дәваланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев