Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Китап аша – табигать дөньясына

20 июньдә Алабуга шәһәренең 6нчы шәһәр китапханәсендә –“Эко-Библио-Мәктәп “Экология әлифбасы” проектын ачу тантанасы булып узды, ул инде гыйнвардан бирле эшли.

“Эко-Библио-Мәктәп” Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Китапханә эше” номинациясендә откан гранты ярдәмендә ачылды.

Җәй көне мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүчеләр табигать турында белемнәр алырга бирегә килә. Ә сентябрьдән мәктәп уку планы буенча эшләячәк.

Әйтергә кирәк, Алабуга районы китапханә системасы Татарстан Республикасы хөкүмәте грантын беренче тапкыр гына отмый инде. Бу бишенче грант һәм заманча мәгълүмат технологияләрен куллану юлы белән балаларны экологик мәгърифәткә юнәлтелгән барлык проектлар арасында бердәнбер конкурс.

Проектның авторыНаталья Гусева. Ул аны барлык көч һәм белемен туплап, 2018 елның башыннан әзерли башлаган.

Проект Эко-Библио-Мәктәп Экология әлифбасыдип атала. Без балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләр өчен проект эшләргә булдык. Алар табигать белән тагын да ныграк дуслашсын өчен, кызыклы чаралар үткәрәчәкбез. Укучыларга интерактив уеннар, презентацияләр, мәгълүмат сәгатьләре, күргәзмәләр һәм экология буенча әдәбият карауны тәкъдим итәргә телибез. Мин 2018 елда проектны төзи башладым, – дип безнең белән ниятләрен уртаклашты 6нчы шәһәр китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Наталья Гусева.

Республика бюджетыннан тыш, китапханәне яңартуга җирле бюджеттан да акча тотылган. Экобиблиотека ачылыр алдыннан зур оештыру эшләре башкарылган. Бина эче җиһазланган, экран, видеопроектор алынган, тема  буенча яңа китаплар сатып алынган, балалар өчен экологик журналлар яздырылган. Кыскасы, уңайлы китапханә мохите булдыру өчен зур тырышлык куелган. Проектның партнерлары – Түбән Камамилли паркы һәм 7нче ТОС.

Бүгенге Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән грант проекты балаларга экологик белем бирүнең беренче проекты. Наталья Владимир кызы китапханәне яратып һәм үз эшен белеп төзеде. Аңа үз ниятләрен тормышка ашыруда уңышлар телим. Бүген мин Алабуга районы башлыгына проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барлык кунакларны “Эко-Библио-Мәктәпкә Экология әлифбасына чакырабыз, диде Алабуга районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова.

Әлеге мәктәп ачылу хөрмәтенә,  уңышлы үсеш символы буларак, миләш утыртылды.

Тантаналы ачылыштан соң барысы да яңартылган китапханәгә юнәлде. Биредә 5нче номерлы мәктәп лагере балалары зур кызыксыну белән яңа китаплар карады һәм үз остазына сораулар бирә башладылар.

– Мин укырга бик яратам һәм китапханәгә бик теләп йөрим. Минем яраткан китабым – “Уалучан ботак”. Яраткан китапханәбезнең тагын да матур һәм ямьлерәк булуына мин бик шат, – диде Айсылу Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев