Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Көн тәртибендә – сәламәтлек

Июль башларында узган Ветераннар Советының иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Алабуга районында медицина хезмәте күрсәтү темасы кузгатылган иде.

Үзәк район хастаханәсенең эше турында, аның баш табибы Айрат Сафин сөйләде:

− 2017-2018 елларда амбулатор-поликлиника учреждениеләрен капиталь төзекләндерү, республика программасы буенча Алабуга үзәк район хастәханәсенең түбәндәге бүлекчәләрендә: административ-көнкүреш корпусы булган поликлиникада, балалар поликлиникасында, 4нче микрорайон балалар поликлиникасында, хатын-кызлар консультациясендә, шәһәр поликлиникасында капиталь ремонт үткәрелде. “Дустанә поликлиника” программасын гамәлгә ашыру барышында яңа мәгълүмат системасы кертелде, ул пациентларның чиратын киметергә мөмкинлек бирде. Гомуми практика табибының кабинеты каршында, һәр көнгә пациентларның электрон чиратыннан табло эленеп тора. Биналарны яңадан планлаштыру нәтиҗәсендә пациентлар белән эшләү өчен медицина постлары, яңа стеллажлар белән зур карта саклагычлар барлыкка килде, шул рәвешле медицина карталарын саклау өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Халыкка хезмәт күрсәтүне яхшырту максаты белән “бер тәрәзә” принцибы буенча медицина тикшерүе үткәрү бүлеге ачылды. Поликлинникада 2019 елда яңа маммограф һәм цифрлы флюорографиянең яңа аппаратлары урнаштырылган.

Баш табиб билгеләп үткәнчә, ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Татарстанда яшәүче Россия гражданнарын рентген компьютер һәм магнит-резонанс томографияләре белән тәэмин итү буенча боерыгы нигезендә, 2019 елда үзәк район хастаханәсе амбулатор авырулар өчен 1100 квота бүлеп биргән. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан ике тапкырга диярлек арткан.

Тикшеренүгә язылу табиб комиссиясе рәисе аша, клиник күрсәткечләр буенча үткәрелә, − дип мөрәҗәгать итте Айрат Сафин.

Аның чыгышыннан соң, ветераннарның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә катнашучылар үз сорауларын бирә алды. Ветераннарның берсе Алабугада Сакчыл поликлиникапрограммасының кайчан эшли башлавы белән кызыксынды.

Хәзер бездә капиталь төзекләндерү тәмамлана, поликлиниканың фасады эшләнә, чөнки Сакчыл поликлиника − бу бары эш процессы гына. Дустанә поликлиника программасы тормышка ашырыла, ә ул сакчыл булсын өчен, бары тик пациент һәм табиб арасында үзара бәйләнешнең эчке процессын үзгәртергә кирәк. Ремонт беткәч, шунда ук бу проектка күчәчәкбез, − дип җавап бирде баш табиб.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова 2020-2021 еллар, милли проект кысаларында, Сакчыл поликлиника елы дип игълан ителүен билгеләп үтте, шуңа күрә матди-техник базаны ныгытуга өстәмә финанслау көтелә.

Сүз уңаеннан, күптән түгел поликлиникада пациентлар комитеты барлыкка килде. Ул айга бер тапкыр җыела һәм очрашулар вакытында алабугалыларны һәм ветераннарны борчыган проблемалар хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев