Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Коры үлән генә түгел, йортлар яна

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының махсус карары нигезендә 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Әйтергә кирәк, әлеге норматив документ үз көченә керде һәм аның нигезендә барлык министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр алдына аны үтәү бурычы куелды.

Алабуга муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы А.Власов хәбәр итүенчә, янгынга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре 92 тапкыр чакыру алган һәм урынга барып хәлне ачыклаган. Алар тарафыннан 18 янгын исәпкә алынган, шуларның 11е - шәһәрдә, 7 се район җирлегендә булган. Башка еллардагыча районда коры үләнгә ут кабып, каралты-кура, йортларга зыян килү очраклары күзәтелә. Быел шул рәвешле 11 корылма янган һәм 7 сенә зыян килгән, ә бу - 500 мең сумлык матди зыян дигән сүз.

Янгын вакытында ике кеше янып үлгән, берсе пешеп, җәрәхәтләр алган. Аларның барысы да исерек килеш тәмәке тартудан фаҗигага дучар булган. Балаларның ут белән шаяруы, электр җиһазларын дөрес монтажламау һәм файдаланмау сәбәпле чыккан янгыннарның барысы да торак секторга туры килә. Мәсәлән, ял көнендә Алабуга шәһәре, Комсомол тыкрыгындагы бер йорт мунчасында, мичтән дөрес файдаланмау сәбәпле, ут чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче ишегалдында булган барлык корылмаларга ут капкан һәм күршеләрнең ихатасына да үрләгән булган. Ут сүндерүчеләргә күрше Менделеевтан да ярдәм килә. Янгынны сүндерүдә 7 берәмлек техника эшли. Күрше хуҗалыклардагы корылмаларның һәм йортларның бер-берсенә үтә якын булуы сәбәпле (нибары 4 метрлы ара, ә янгын кагыйдәләре буенча ул 15 метр булырга тиеш), ут санаулы минутларда тирә-юньне ялмап ала. Җитмәсә, ут сүндерүчеләргә хәбәр соң килеп ирешә һәм якында су булмау да үзенекен итә: ике йорт һәм корылмалар янып бетә.

Һава шартларының коры булуы сәбәпле, узган елдан калган үлән сүндерелми калдырылган тәмәке төпчеге яки шырпыдан гөлт итеп кабынырга гына тора. Быел 12 апрельдән башлап ут сүндерүчеләргә коры үлән яну турында хәбәр көн саен килеп ирешә тора, ә хәбәр ителмәгәне күпме! Мондый фактлар Танайка, Солнечный, Бессониха, Армалы, Поспелово, Луговое авыллары җирлегендә күзәтелде.

Шушы бәла-казаларны булдырмау йөзеннән, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты 2012 елның мартында ук "2012 елның язгы-җәйге чорында Алабуга муниципаль районы торак пунктларындагы икътисад объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткәрү турында" карар кабул итте. Карарда билгеләнгәнчә, бу чорда коры үлән-курпы, чүп-чарга ут төртү тыела. Хәлнең кискенләшүе сәбәпле, 18 апрельдә район Советы башкарма комитетының "Районда янгын чыгу очракларын киметү чаралары" турында дигән икенче карары барлыкка килде. Татарстан Республикасы территориясендә исә 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

Әлеге карарны үтәү йөзеннән барлык ял, экономика, авыл хуҗалыгы объектларында, балалар ял лагерьларында, бакчачылык җәмгыятьләрендә планнан тыш тикшерүләр үтәчәк.

Карарны үтәмәгән гражданнарга 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга, юридик затларга 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салыначак.

К.Хәйриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев