Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Әҗәл яман шештән булмасын

Алабуга үзәк район хастаханәсендә районара семинар-киңәшмә узды. Ул халыкның кайбер төркемнәре тикшерү үткәндә рак авыруын иртәрәк ачыклауның нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләсенә багышланды.

Киңәшмәдә хастаханәнең баш табибе Шәфкать Әхмәтҗанов, район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, республика клиник онкодиспансерның баш табибе Илдар Хәйруллин, республика клиник онкодиспансеры Яр Чаллы филиалының баш табибе Илсур Вәлиев, күрше районнарның медицина хезмәткәрләре катнашты. Зөлфия Сөнгатуллина шешләрне өйрәнү темасы бүген көн үзәгендә һәм бу авыру белән көрәш сәламәтлекне саклаучылар һәм муниципалитет тарафыннан бергә алып барылырга тиеш, дип белдерде.

- Яман шешләрдән үлү очраклары саны республика буенча кимүгә бара. Бу исә Татарстанда алып барыла торган эшнең зурлыгын күрсәтә. Шулай да тагын да яхшырак эшләү мөмкинлеге бар әле, - диде Илдар Хәйруллин.

Аның сөйләвенчә, 45 яшьтән узган һәр граждан даими тикшерү үтәргә тиеш, чөнки күпчелек нәкъ менә шушы яшьләрдә авырый башлый. Республикада күбрәк тире, мәни бизе, сөт бизләре, эчәк һәм үпкә шешләре очрый. Үлем очракларының иң күп саны үпкә, юан эчәк, сөт бизләре рагыннан.

Моңа чирнең азып китүе сәбәп була. Авыру яшерен төстә барлыкка килә. Аны безнең район хастаханәсендә булган җиһаз белән тикшереп тә ачыкларга мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк, кайбер кешеләр, үзләрендә ни дә булса табуларыннан куркып, тикшерүдән баш тарта яисә аны тулысынча үтми. Бу курку яман шешләрдән вафат булуга каршы көрәшүдә тискәре нәтиҗә бирә. Медицина белгечләре ышандыруынча, яман шешләр барлыкка килүгә каршы торуда диспансеризация гамәли ысул булып тора. Аны башыннан азагына кадәр үтәргә кирәк. Чиратлардан да курыкмаска, ни дисәң дә, иртәрәк ачыкланган авыруны тулысынча җиңүгә өмет зуррак. Семинар барышында онкология авыруларын ачыклау һәм дәвалауның өр-яңа ысуллары турында да сүз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев