Медосмотр озаграк һәм кыйммәтрәк
Беренче гыйнвардан медосмотр тикшерүе исемлеге һәм аның бәясе артачак.
РФ Социаль үсеш һәм сәламәтлек саклау министрлыгы Приказы космонавтика көнендә - 12 апрельдә кабул ителде. Яңа система бер айдан эшли башлаячак. Киләсе елда медосмотрда булачак үзгәрешләр белән алабугалыларны матбугат-конференциясендә "Алабуга шәһәр поликлиникасы" баш табибы Фәрит Мөбарәкшин, табиб-нарколог Вячеслав Голубев һәм профилактика бүлеге мөдире Елена Карпова таныштырды.
- Яңа тикшерүләр медосмотрның барлык төрләренә кертелә. Бу - зыянлы факторлар, декретлы контингент, автотранспорт белән идарә итү, - дип сөйләде Елена Викторовна. - Моннан тыш канны холестеринга, шикәргә тикшерү, нинди яшьтә булуга карамастан, электрокардиограмма төшерү өстәлә, 40 яшьтән башлап хатын-кызлар өчен сөт бизләренә УЗИ ясала.
Нарколог һәм психиатрга керү дә хәзер мәҗбүри. Ә менә аллерголог, онколог, уролог, табиб-инфекционист янында булу - медицина күрсәткечләре буенча.
Яңа елдан башлап хезмәткәрләр медицина нәтиҗәсе белән таныш булулары турында кул куярга тиеш.
- Сәламәтлек паспорты ни өчен кирәк?
- Бүген зыянлы җитештерүдә 5,5 мең алабугалы мәшгуль. Киләсе елда алар яңа документ - сәламәтлек паспорты алачак. Ул хезмәт кенәгәсе кебек үк эшкә кергәндә яки башка эшкә күчкәндә ачыла һәм хезмәт эшчәнлеге тәмамланганчы медосмотрлар вакытында тутырыла. Сәламәтлек паспорты ярдәмендә профессиональ авыру барлыкка килүнең беренче билгеләрен һәм зыянлы факторлар булуны күреп калуы җиңелрәк.
- Наркологта гомуми тест узу нинди максатны күздә тота?
- Бүгенге көндә илдә наркоген торыш киеренке хәлдә, - дип аңлатты Вячеслав Сергеевич. - Өй шартларында ясап була торган наркотик матдәләр барлыкка килде. Мондый матдәләрнең таралуын кисәтү максатыннан һәр хезмәткәр медосмотр вакытында тест узарга тиеш.
- Алабугада нибары ике табиб-нарколог бар. Алар биргән нәтиҗәнең яраклылык вакыты өч ай тәшкил итә. Чиратлар барлыкка килмәсме?
- Без үзебезне яңача эшләүгә әзерлибез, - ди Вячеслав Голубев. - Тестны ассистентлар үткәрә, ә белгеч нәтиҗәгә кул куя. Тик боларның барысын да уйламыйча башкарырга ярамый. Кайбер нәтиҗәләр шик тудыра һәм аларны тикшерүгә озаграк вакыт сарыф итәргә туры килә. Мәсәлән, әбинең тесты ике сызык күрсәтә, тикшергәннән соң гына аның кичтән мәкле икмәк ашаганы билгеле була.
Аппарат-программа комплексы булу - безнең өчен бик зур плюс. Әлеге комплекс ел дәвамында кулланган теләсә-нинди психо-актив матдәне ачыкларга ярдәм итә.
- Закон бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, пешекчеләргә кагыламы?
Декрет ялында булучылар, тәрбиячеләр, укытучылар, азык блогы, мунча, чәчтараш һәм бассейн хезмәткәрләре, йогышлы авыруларны әйләнә-тирәдәгеләргә тапшыра алганлыктан, мәҗбүри медосмотрны бушлай уза, - ди Елена Карпова. - Бездә бушлай медосмотрлар юк. Түләүләр гражданнар яки оешма исәбеннән башкарыла.
- Поликлиника эш күләменең артуына чыдармы?
- Медицина хезмәткәрләренең эш көне озайтылачак, - ди Фәрит Батырович. - Һәр кабинетта медосмотр узучы аерым төркемнәрне: ЮХИДИ өчен медосмотр үтүчеләр, еллык профессиональ тикшерү, эшкә урнашучыларны тикшерү вакыты төгәл бүленгән. Кардиограмма төшерү, кан алу һәм башкалар буенча өстәмә кабинетлар ачылачак.
- Медицина тикшерүенең бәясе күпме булачак?
- Хәзерге вакытта зыянлы факторлар (вибрация, тавыш, аэрозольләр белән эшләү) булган профессиональ тикшерү якынча 700-800 сум тора. Беренче гыйнвардан ике-өч тапкырга кыйммәтләнү планлаштырыла, - дип җавап бирде профилактика кабинеты мөдире.
- Киләсе елда поликлиникага килгән кешеләр медосмотрга карата арткан таләпләргә гаҗәпләнмәсен иде, - дип белдерде үзенең теләген поликлиниканың баш табибы. - Профессиональ тикшерү үтәргә тиешле контингент исемлеге бар. Эш белән тәэмин итүчеләргә хәзер үк вазифалар буенча исемлек төзергә һәм бюджетка тиешле средстволарны кертеп куярга кирәк.
Авыруларны ачыклау буенча эшнең бер өлешен поликлиника Дәүләт гарантияләре программасы буенча өлешчә үз өстенә алачак: тикшерүләрнең бер өлеше мәҗбүри медицина страховкасына кертелә. Бушлай күрсәтелә торган медицина ярдәменең күләме һәм исемлеге ел саен раслана.
Наилә КАСЫЙМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев