Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Озынборыннар бизгәк чирен тарата

Бизгәк (малярия) турында ишеткәндә без, гадәттә, Африканы ачучылар турындагы героик хикәяләрне искә төшерәбез. Чынлыкта исә ул - җир шарында иң киң таралган йогышлы авыру.

Таралу өчен уңай шартлары булган территориягә эләккән очракта, бизгәк авыруы җирле халык арасында таралырга мөмкин. Авыру кешенең канын лаборатория микроскобы аша тикшергәндә генә төгәл диагнозны билгеләргә була. Бизгәкне вакытында һәм дөрес итеп дәваламаганда ул бик авыр үтәргә мөмкин. Бу очракта азканлылык, эчке әгъзаларның эшчәнлеге бозылу күзәтелә. Дәвалауны вакытыннан алда тәмамлаган очракта бу чир кабат яңара, авыру кеше башкалар өчен дә инфекция чыганагына әверелә. Чит илләрдә йоктырган тропик бизгәкнең үлемгә китергән очраклары да бар. Бизгәк йоктырган кеше табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәсә генә дәвалауның нәтиҗәсе уңай булачак. Авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау да кешегә тизрәк аякка басарга һәм әйләнә-тирәдәгеләрне бу чирдән саклап калырга ярдәм итәчәк.

Бизгәкне озынборыннар тарата. Алар акрын ага торган суда, күлләрдә, канау һәм сазлыкларда үрчи. Черкиләр гадәттә кичен яки иртән активлаша.

Черкидән саклану өчен гель, аэрозоль, крем кебек шәхси саклану чаралары кулланырга кирәк. Аларны ачык һавага чыгар алдыннан тәннең ачык урыннарына сөртәләр яки сиптерәләр. Мондый препаратлар 3-4 сәгать дәвамында сезне озынборыннардан саклаячак.

Чит илгә ял итәргә баручылар нинди препарат куллану турында алдан ук табиб белән киңәшергә тиеш.

Узган елда республикада бизгәк белән авыруның ике очрагы теркәлгән, быел әлегә бу турыда хәбәрләр юк.

Медицина профилактикасы кабинеты

Черкигә каршы халык ысуллары

Бөҗәкләрне куркытуда лимон, лаванда, бөтнек, канәфер, базилик, эвкалипт һәм әнис исе, шулай ук кедр һәм чәй агачлары мае табигый һәм нәтиҗәле көрәшү чаралары булып тора. Соңгысы ялкынсыну, шешенүне бетереп кенә калмый, шулай ук бөҗәк тешләгәннән туган аллергиядән дә арынырга ярдәм итә. Алда атап үткән майларны махсус лампаларга ис чыгарыр өчен салырга, тиренең ачык урыннарын майларга, кремга кушарга, шулай ук ачык утка, учакка, кызган табага биш-ун тамчы тамызырга була. Әлеге майны марляга сеңдереп, тәрәзә төбенә куярга һәм тәрәзә рамын майларга була. Эфир майлары шул ягы белән яхшы: аны зурларга да, балаларга да кулланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев