Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Пациентлар хокукларын якларга

Без нинди медицина хезмәтләре күрсәтүдән түләүсез файдаланырга хокуклы? Газета укучылар сорауларына Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды (ТР ТММИФ) белгечләре җавап бирә.

Диспансеризация, дигән булып

Медицина үзәгеннән диспансеризацияне яшәү урыны буенча поликлиникада түгел, ә шәхси клиникада үтәргә тәкъдим итеп шалтыратканнар иде. Анда тикшеренү түләүле булып чыкты. Иминият компаниясе миңа тоткан акчаларымны кире кайтарыр микән?

Роза Тынчерова, мәҗбүри медицина иминиятен һәм иминият медицина оешмалары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру бүлеге башлыгы:

Кызганыч, соңгы вакытта диспансеризация, дигән булып, түләүле хезмәтләр күрсәтүне көчләп тагу очраклары ешайды. Шәхси медицина фирмалары вәкилләренең, телефоннан шалтыратып, төрле хезмәтләр күрсәтергә, шул исәптән диспансеризация үтәргә тәкъдим итү очраклары билгеле. Аларның кайберләре намуслы булмаган ысуллардан файдаланырга да тартынып тормый. Мәсәлән, сүз башында медицина полисы булу-булмауны ачыклау да кешеләрнең фикерен чуалта. Алар сүз үзләре өчен түләүсез үткәрелә торган диспансеризация турында бара, дип уйлыйлар һәм күрсәтелгән хезмәт өчен түләргә кирәклеген факт буенча гына аңлыйлар. Мондый очракларда иминият компаниясе тотылган акчаны кире кайтарта алмый.

Диспансеризация бары тик гражданнар беркетелгән поликлиникаларда гына үткәрелә. Аны үткәндә, барлык белгечләргә күренү дә, тикшеренүләр дә бушлай гамәлгә ашырыла. Өстәмә тикшерү үткәрергә яки диагнозны тәгаенләргә кирәк булса, табиб гражданны диспансеризациянең икенче этабына җибәрә, бу вакытта да медицина хезмәтләре күрсәткән өчен акча алынмый.

Табиблар кабул иткәнне күпме көтәргә?

Соңгы айларда күзләрем начар күрә башлады. Авырлык белән укыйм. Поселок хастаханәсендәге күз табибы бернинди дару да язып бирмәде, Казанга барырга, дип, юллама бирде, тик анда

10 ай көтәргә туры киләчәк, диде. Республика офтальмология хастаханәсендә көтү вакыты бераз азрак булып чыкты, алар миңа "берничә генә ай", - диделәр һәм шалтыратканны көтәргә куштылар.

Көтү вакытының соңгы чиге күпме?

Людмила Доронина, иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы:

"Тар" белгечнең кабул иткәнен көтү вакыты, әгәр дә сүз планлы форма турында барса (сәламәтлеккә бернинди дә куркыныч янамаган очракта), - 14 календарь көн. Ә сезнең мөрәҗәгатегездә сүз тиз арада ярдәм күрсәтүне таләп итә торган очрак турында бара. Шуңа күрә ярдәмне мөмкин кадәр тизрәк күрсәтү өчен Фонд, Республика офтальмология хастаханәсендә чират зур булуны исәпкә алып, сезне офтальмология юнәлеше буенча мәҗбүри медицина иминияте системасында эшләүче башка клиникаларга җибәрергә булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев