Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Проктолог Фарход Юлдошев: «Бәдрәфкә телефон тотып кермәгез»

Табиб юан һәм туры эчәклек яман шеше турында сөйләде.

Чаллының онколог-проктологы Фарход Юлдошев «Челнинские известия» газетасы хәбәрчесенә эчәклек авырулары профилактикасы һәм бу әгъзаның онкологиясе белән бәйле хәлнең начарлану сәбәпләре турында сөйләде, дип яза «Интертат».

— Юан һәм туры эчәклек яман шеше Татарстанда өченче урынга чыкты, бу нәрсәгә бәйле?

— Соңгы елларда диагностика яхшырды. Диспансеризация нәтиҗәсендә, 40 яшьтән соң пациентларда яшерен канга кал анализы карала, шуңа эчәклек онкологиясе ешрак ачыклана башлады. Пациентлар үзләре дә ешрак тикшерелә башладылар, чөнки моның мөһимлеген аңлыйлар. Юан һәм туры эчәклек яман шеш авыруларының артуы бөтен дөньяда күзәтелә, бер Татарстанда гына түгел. Моңа заманча туклану да тәэсир итә.

— Колоноскопия үткәргәндә нинди авырулар ачыклана?

— Яман шеш, полиплар. 40 яшьтән соң күпләрнең полиплары барлыкка килә. Бу — эпителиаль яман булмаган шеш. Ул әкренләп үсә һәм билгеле бер зурлыкка җиткәнче яки онкологиягә әверелгәнче комачауламый. Колоноскопиягә 45 яшьтән соң килергә киңәш итәбез, әмма иртәрәк тә була. Әгәр дә сезнең туганнарыгызда яман шешне 50 яшьтә тапсалар, сезгә 40 яшьтә тикшеренергә кирәк. Яман шешнең беренче һәм икенче стадияләрендә авырту юк, өченчесендә дә. Ковид вакытында пациентлар вакытында тикшерелү үтмәделәр, шуңа күрә соңгы стадияләрендә онкология күп ачыкланды.

— Ә 20-30 яшьтәге кешеләрдә полиплар табыламы?

— Әйе, полиплар да, яман шеш кебек үк, яшь вакытта күренә башлады. Минем практикада эчәк полипозы булган 26 яшьлек пациент бар иде. Ул бәдрәфкә чыкканда кан эзләрен күреп, зарланып килде. Мин аны колоноскопиягә җибәрдем. Анда юан эчәктә бик күп полиплар таптылар. Аның кайберләре карциномага (яман шеш төре) әйләнгән иде, гистология юлы белән ачыкланды. Без тиз арада аның ата-анасын да тикшердек. Аларның барысы да тәртиптә, ягъни авыру нәселдән түгел. Соңрак әлеге егетнең бик күп итеп энергетиклар эчкәнен, чипсы ашаганын белдек һәм ул төннәрен программист булып эшләгән.

— Колоноскопияне авырулар медикаментоз йокыга киткән вакытта (седация) үтәме?

— Дөньяда күпчелек авырулар аны седация вакытында (авыруларның медикаментоз йокыга китүе) үтә, ә Россиядә ансыз да эшлиләр. Седация авырту чиге түбән һәм операциядән соң спайкалары булганнарга кирәк. Мин седациясез үтәргә киңәш итәм. Әлбәттә, әгәр кешенең фобиясе булса, һәм авыртудан куркып килсә, седация ясау яхшырак.

— Колоноскопия алдыннан авыру килеп чыгарга мөмкин булган җәрәхәтләр, эчәклек ярылуы турындагы документка кул куя. Ихтималлык никадәр югары?

— Эчәкне тишәр өчен бик тырышырга кирәк, чөнки аппарат очлы түгел, йомшак. Элегрәк, техниканы әйбәтләп үзләштергәнче, мондый очраклар булгалый иде, хәзер юк диярлек. Колоноскопия диагностикасы вакытында өзлегүләр 0,1-0,5 процентны тәшкил итә, ә дәвалау колоноскопиясендә — 0,5-3 процент. Искәрмә булып күпсанлы спайкалары, дивертикуляр авыру, эчәк ялкынсынуы булган авырулар тора, ул очракларда эчәк стеналары юкара, нечкә була.

— Колоноскопиядә паразитларны күреп буламы?

— Күргәнем булды, әмма төп паразитлар юка эчәклектә яши, ә колоноскоп аңа кадәр барып җитә алмый. Паразитлар барлыгын тикшерү өчен кан һәм тизәк бирергә кирәк.

— «Эчәк чистарту» процедураларына ничек карыйсыз?

— Мин «чистартуларга» каршы. Мондый тәкъдимнәрне кешеләрне алдау дип саныйм. Эчәклек, әгәр анда артык нәрсә барлыкка килсә, үзе «чистарту» үткәрә, ул чакта диарея була. Әгәр дә берәр нәрсә җитмәсә, мәсәлән, су яки клетчатка, киресенчә, эч ката. Чистарту процедуралары флораның дисбалансына китерә. Без яхшы микробларны үтерәбез, патоген флора үсә бара. Хәзер элек ишетелмәгән диагнозлар барлыкка килде. Шул исәптән антибиотиклар куллану аркасында ярсыган эчәк синдромы (СРК), артык бактериаль үсеш синдромы (СИБР).

— Күпләр, оялып, проктологка колоноскопиягә бармый.

— Яшьләр моңа җиңелрәк карый. Ә менә олырак яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар оялалар. Мондый пациентларның 90 проценты үзләрен майлар, медицина шәмнәре белән дәвалый. Ләкин бу — дәвалау түгел, ә симптомнарны бетерү генә. Хәзер проктологлар кеше организмына аз тыкшына торган процедуралар куллана. Без ачык зур операцияләр ясаудан туктадык диярлек. Эренле тирән яра, геморройны нигездә лазер белән дәвалыйбыз.

— Геморрой нәтиҗәлерәк дәвалана башладымы?

— Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, элек геморрой белән авыручы хатын-кызлар күбрәк иде, чөнки алар бала табалар. Хәзер ирләр күбрәк, чөнки алар озаклап бәдрәфтә телефонда утыралар. Авыруларга дәвалау тәртибен язганда: «Газета һәм смартфоннарыгызны туалет ишеге артында калдырыгыз», — дип куям. Геморройны дәвалаганда көн тәртибе, диета, дарулар бик мөһим. Консерватив дәвалау ысуллары ярдәм итмәгәндә, хирургик дәвалауга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ләкин геморройның кире кайту ихтималы зур. Аны алып аткан урында җәрәхәт яки фиброз кала, ә стеналар бозылган башка урыннарда яңа геморрой барлыкка килә. Еш кына пациентлар арткы юлда кан китсә, бу — геморрой дип уйлыйлар, ләкин бу һәрвакытта да алай түгел. Моның сәбәпләре күп: ярылулар, ялкынсыну, Крон авыруы булырга мөмкин. Өйдә мөстәкыйль рәвештә дәваланганчы, вакытында табибка мөрәҗәгать итү яхшырак.

— Кеше кайвакытта эче авыртуга зарлана, ләкин аңарда берни дә тапмыйлар. Моның сәбәпләре нидә була ала?

— Болай гына бер җир дә авыртмый. Авыртулар функциональ, неврологик яки психологик характерда, стресс белән бәйле булырга мөмкин. Хәзер ярсыган эчәклек синдромы — киң таралган диагноз. Аның кайдан барлыкка килүе әле тулысынча өйрәнелмәгән. Бу синдром стресс һәм дөрес тукланмау аркасында авыртулар барлыкка китерә. Симптомнары: иртәнге диарея, кинәт кенә авырту.

— Эчәклек сәламәт булсын өчен ничек тукланырга тәкъдим итәсез?

— Күбрәк клетчака! Аңарда пробиотиклар үрчи. Яхшы микрофлора өчен җиләк-җимеш, яшелчәләр, яшеллек кирәк. Спиртлы эчемлекләрдән, тәмәкедән баш тартырга кирәк. Организм күнекмәгән, әче ризыкларны сирәгрәк куллану. Әгәр дә сезнең эчегез ката икән, димәк, сез суны аз эчәсез һәм клетчатканы аз ашыйсыз дигән сүз. Эч катуы — тикшерелергә кирәк, дигән сигналларның берсе. Әгәр кеше бәдрәфкә 2 көнгә 1 тапкырдан да сирәгрәк чыга икән, бу инде — проблема. Көнгә 1-2 тапкыр — норма, көнгә 3 тапкыр — патология түгел.

— Кызыл ит ашау эчәклек яман шеш авыруын килеп чыгу ихтималын арттыра, диләр. Бу дөресме?

— Клетчатка өстәп, уртача күләмдә кызыл ит ашау зыян китермәячәк.

— Ни өчен Япониядә эчәклек һәм ашказаны яман шеше аз?

— Япониядә яман шеш авыруы азрак, чөнки анда тикшеренүләр бик күп. Эндоскопия һәм колоноскопия кабинетлары анда һәр адымда, бездә чәчтарашханәләр кебек. Эшкә барганда, япон кешесе тиз генә кереп тикшеренеп чыга ала. Аларда иртә табылган яман шешне, кечкенә полипларны алып ташлыйлар. 1 елдан соң алар кабат тикшерүгә баралар. Әгәр бездә дә кешеләр 40 яшьтән соң ешрак тикшерелә башласалар, яхшы булыр иде. Әгәр дә бернәрсә дә табылмаса, табибка 5 елдан соң килергә киңәш ителә.

Фото: «Челнинские известия»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев