Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Җәрәхәт алучылар күбәйгән

Травмпункт - "кайнар нокта"

Алабуга район үзәк хастаханәсенең имгәнүчеләргә ярдәм күрсәтү пункты чын-чынлап "кайнар нокта"га әйләнде. Кайбер көннәрдә, ярдәм сорап, тәүлегенә 150 ләп кеше мөрәҗәгать итә, ди анда эшләүчеләр. Имгәнү, җәрәхәт алу сәбәпләрен ачыклау максатыннан без табибларның үзләренә һәм зыян күрүчеләргә мөрәҗәгать иттек.

Аяк таеп китте - егылдым

Эльмира Разживина:

- Мин үзем яши торган Тынычлык проспекты, 43 нче йорт янында юлда егылдым. Кунаклар озатырга дип чыккан идем, бозга таеп аягымны сындырдым. Подъезд яннарын чистартып торсалар да, юл көзге кебек ялтырап тора, аңа ком сипкән кеше юк. Хәзер больничныйда йөрим. Аяктагы гипсны ким дигәндә бер ай тотачаклар әле.

Галина Галимова:

- Мин яши торган 6 нчы микрорайоннан поликлиникага кадәр автобус йөрми. Бу турыда газетада язып чыкканнар иде инде. Иртәнге 7 сәгать 30 минутта җәяүләп табибка киттем, әле бу вакытта караңгы була бит. Егылмас өчен кулыма таяк та алган идем югыйсә. "Өч аяк"лы булсам да, мин бәладән котыла алмадым - тагын егылып, авырткан аягымны зарарладым. Менә хәзер гаҗизләнеп йөрим инде. Бүген травмпунктка рәсем төшертергә һәм дәвалана башларга дип килдем.

Быел аяк асты бигрәк тайгак: әле җылыта, әле суыта. Юллар көзге кебек. Тукталышларда да кешеләр гел егыла, аяк-кулларын имгәтә.

Айрат:

-Минем аяк сынды. ЗАГС бүлеге янында - элемтә бүлеге белән "Пятерочка" кибете арасындагы аркадан чыкканда таеп егылган идем. Анда бик тайгак, атларлык түгел. Шул сәбәпле имгәнүчеләр күп.

Светлана, 8 яшьлек Кириллның әнисе:

-Малайлар балалар мәйданчыгында уйный - кечкенәләр өчен ясалган карусельдә атыналар иде. Үзара шаярышып булса кирәк, Кирилл егылган, карусель аңа килеп бәрелгән. Көчле бәрелүдән бот сөяге сынган. Аңа операция ясадылар һәм Илизаров аппараты куйдылар. Озак дәваланырга туры киләчәк.

Ангелина, 10 яшь:

-Кышкы каникулның соңгы көнендә, 10 гыйнварда, бабай машинасында Шишкин буаларына килдек. Икенче көнне укырга барасы идем. Анда, мемориал янында, балаларга шуарга таулар бар. Бабай шуларның берсенә күрсәтте дә мин кечкенә ледянкага утырып шуып төшеп киттем. Бик тә курыктым үзем. Тауда трамплин да бар иде. Югарыдан кечкенә генә булып күренсә дә, чынлыкта биеклеге метрга якын булып чыкты. Менә шунда мин бер якка, чанам икенче якка очты. Көчле бәрелүдән аркам шытырдап китте. Мин инде ярдәмсез үзем генә тора алмадым, Мине хастаханәгә алып киттеләр. Анда умыртка сөяге сынганлыгын әйттеләр. Ул тауда шуучылар арасында имгәнүчеләр бик күп. Ни өчен анда "Балалар, сак булыгыз! Монда шуарга ярамый! Бу таулар тормыш өчен куркыныч" дигән кисәтүле язулар куймыйлар икән? Ә трамплиннар ни өчен кирәк? Анда бит кечкенә сабыйлар да шуа.

КЕШЕ ФАКТОРЫ

-Күпләр үз гаебе белән имгәнә. Беренче урында - кеше факторы,- ди травматология бүлеге мөдире Галимҗан Әхмәтшин.- Гадәттә кемнәр җәрәхәт ала? Кем ашыга, кем юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, аеруча кичен һәм төнлә, кирәкмәгән урында юлны аркылы чыга... Ә бәйрәм көннәрендә, кызганычка каршы, күпләр спиртлы эчемлекләр белән мавыга. Кышкы каникуллар - шуның мисалы. Ул көннәрдә имгәнүләр кискен күбәйде. Әйтергә кирәк, тротуарлар тиешенчә чистартылмый, бозлавыкта егылып, күпләр җәрәхәт ала. Балаларның имгәнүе хакында аерым әйтеп китәргә кирәк. Күпләрен өлкәннәрдән башка Шишкин буаларында тау шуган җирдән китерделәр. Монда ата-аналарның гаебе зур. Балаларны күзәтүчесез калдырырга ярамый: мавыгып китеп, җитди имгәнү алулары бик ихтимал.

Егылганда еш кына аяк-куллар зыян күрә. Шуңа күрә спортчылар егылу кагыйдәләрен үзләштерә. Ә менә өлкән кешеләрнең хәрәкәт координациясе бозылган, әкренәйгән, шулай ук яшь барган саен, сөякләр уалучан, сынучан була бара.

-Сезне, барыннан да бигрәк, нинди очраклар борчый?

-Әлбәттә, исерек килеш имгәнүләр. Доктор буларак шуны әйтә алам, спиртлы эчемлекләр кеше өчен бик зыянлы. Исереклек имгәнүгә илтә. Кызганычка каршы, ниндидер хулиганлык, сугышу, көч кулланып аңлашулар сәбәпле имгәнүләр артты. Исерек килеш югарылыктан егылып төшүчеләр ешайды.

Рәсми мәгълүматларга караганда, илебездәге хезмәткә яраклы өлкән кешеләрнең һәрберсе елына 18 литр спиртлы эчемлек куллана. Бу бит бик күп! Ә алкогольнең сыйфаты нинди? Хәзер бу өлкәдә дәүләт контроле юк. Ә эчкече кеше гаиләгә күпме кайгы китерә! Ярый ла, барысы да уңышлы тәмамланса... Юл-транспорт вакыйгаларында күпме кеше һәлак була! Хәзер бездә транспорт та бик күп. Чит ил машиналарында җилдерүчеләр тизлек режимын санга сукмый, ә безнең юллар югары тизлеккә исәпләнмәгән. Нәтиҗәдә юл-транспорт фаҗигаләрендә кешеләр үлә, аеруча яшь ир-атлар.

- Балалар имгәнүе бүгенге туклану яки экологиягә ничек тә булса бәйлеме? Сез ничек уйлыйсыз?

- Мин эшли башлаган елларда (70-80 нче еллар) балаларның умыртка сөяге сыну очраклары сирәк була иде. Хәзер безгә ике-өч урыннан умыртка сөяге сынган балалар килә. Әлбәттә, монда туклану да зур роль уйный. Хәзерге азык-төлектә буяулар, башка кушылмалар күп. Дөрес, тәмгә тәмле. Үзебездә үстерелгән җиләк-җимеш урынына алар куллана торган сокларны алыгыз... Тулысынча дәлилли алмасам да, бу матдәләрнең (аеруча "Е" группасы) сөяк-мускул системасы үсешенә даими тәэсире һәм йогынтысы бар дип исәплим.

Ә яшәү рәвеше? Алар физик нагрузка күрми, буш вакытларын компьютер артында утырып үткәрә. Әйтик, өстәл артында утыр, утыр да атнага бер тапкыр өстәл артыннан торып урамга чык. Травма алмый нишләсен... Армиягә чакырылырга тиешле балалар, үсмерләр арасында да нык, таза, матур бәдәнлеләр бик аз.

×××

Мин травмопунктка килгән көнне Дмитрий Гусев кабул итә иде. Кемнәрдер көнкүрештә алган җәрәхәтләр белән мөрәҗәгать итсә, кабат килүчеләре бозлавык корбаннары булып чыкты.

Елена Сельскова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев