Саклыйк газиз җиребезне - туган табигатебезне!
Бүгенге көндә тирә-юнь табигатебезнең хәләте һәркемне дә борчырлык авыр хәлдә. Иксез-чиксез уңдырышлы җирләрне үсә барган шәһәрләр һәм завод- фабрикалар басып алды.
Алай гына да түгел, аларның торбаларыннан чыккан агулы газлар сулаган һавабызны бозып бетерде. Хәзер инде зарарлы промышленность калдыкларын күмү өчен коры җир өстендә урын җитми башлады.Чөнки аларны елга һәм диңгезләргә ташлый башладылар. Моның аяныч нәтиҗәсе булып, алдыбызга эчә торган саф су җитешмәү проблемасы килеп басты. Күп төр үсемлекләр бөтенләй юкка чыкты, күбесе юкка чыгу алдында тора. Коры җирдә һәм диңгездә яшәүче хайваннар кырыла, кошлар сайравы кими. Югалтулар артканнан-арта тора.
Һәр мөселман кешесенә билгеле: бу дөньядагы бөтен барлык Аллаһ тарафыннан гаҗәеп төгәллек һәм тәртип белән төзелгән һәм чиксез гүзәллеккә, хикмәткә ия. Коръәннең "Ай" сүрәсе, 49 нчы аятьтә болай диелә: "Без, чынлап та, һәрнәрсәне микъдарлап-үлчәп барлыкка китердек". Димәк, җир йөзендәге барлык әйбер яисә күренеш - су һәм күк, һава һәм таулар, хайваннар һәм үсемлекләр кирәгенчә бар ителгән һәм бер-берсе белән нык бәйләнештә тора. Шул катлаулы һәм гармонияле дөнья кешегә буйсындырылган, куллану өчен аңа тапшырылган.Ул гына да түгел, Аллаһ шушы чиксез нигъмәтләрен дөрес һәм файдалы итеп кулланырга Үзенең өйрәтмәләрен дә җибәргән. Бу байлыкны сакларга, рәхәтләнеп ләззәтләнергә өйрәткән, әрәм-шәрәм һәм һәлак итүдән сак булырга өндәгән.
70 нче еллар башында ук Рим клубына керүче (1965 нчы елда глобаль әһәмияткә ия булган проблемаларны тикшерү максаты белән оешкан галимнәр төркеме) галимнәрнең чыгышы, Көнбатыш илләрен таң калдырды. Анда якын киләчәктә кешелек дөньясы азык-төлек, энергия, чимал җитмәү проблемалары, тирә-юнь мохитның нык пычрануы кебек борчулы хәлләр белән йөзгә-йөз очрашачагы турында хәбәр ителде. Тиздән бу шикләр ачык экологик бәла-казалар мисалында тормышка да аша башлады (иген уңмау, "кислоталы яңгырлар"). Фән хезмәткәрләре бу проблемаларны чишү өчен конкрет адымнар ясадылар.
1972ел - экологик проблемалар буенча Стокгольмда халыкара конференция. Төп документта "кешенең сыйфатлы тирә-як мохитка хакы булуы" турында һәм барлык илләр дә киләчәк буын өчен аны сакларга һәм яхшыртырга бурычлы булуы хакында сүз барды. Шул ук елны Тирә-юнь мохит буенча БМО Программасы булдырылды. (ЮНЕП)
1972 ел - стихияле бәла-каза булган очракта ярдәм итү өчен ООНның Координатор Бюросы эшли башлады.
1974 ел - Римда Бөтендөнья азык-төлек конференциясе. Ярдәм итү өчен Бөтендөнья азык-төлек советы булдырыла.
1981 һәм 1984 - еллар халыкара конференцияләрдә саны 4 млн. кеше булган Африка качакларына ярдәм оештырыла.
1992 ел - Рио-де-Жанейрода 178 ил катнашында экология буенча халыкара конференция уза. Анда 21 гасырда әйләнә-тирә мохитны саклау политикасы турында декларация кабул ителә.
Тере табигатьне саклау буенча "Гринпис" (яшел дөнья) халыкара җәмгыяте актив эш алып бара.
Туган җиребезне, урманнарыбызны, елга-күлләребезне яңабаштан терелтүгә караганда, саклап кала белүебез хәерлерәк булыр, әлбәттә. Бу глобаль проблемалар барыбызга да кагыла, шунлыктан аларны чишү өстендә халыкара җәмгыять, дәүләтләр һәм җитәкчеләр генә түгел, ә гади кешеләр дә, олылар да, балалар да катнашырга тиеш.
Без дә үзебезнең балалар бакчасында, шулай ук өйләребездә Аллаһ биргән нигъмәтләрнең кадерен белергә, сакларга тиешбез. Шул максатны күздә тотып, безнең 31нче "Энҗекәй" балалар бакчасында төрле чаралар уздырып торыла.
Кышкы суыкларда кошларга җимлекләр элү, нәни дусларыбызга -кошларга карата игътибарлылык һәм шәфкать, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияли. Үзебез, олылар үрнәк күрсәтеп торсак, атлап йөргән газиз җиребезгә, сулаган саф һавабызга, сокланып караган һәрбер чәчкәгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияли алырбыз, аларның һәрберсенең безнең саклауга һәм яклауга мохтаҗ икәнлекләрен төшендерербез бәлки.
Без һәрвакыт истә тотарга һәм даими гамәлгә ашырырга тиешле кайбер теләкләр:
- тиешсезгә агачлар,чәчәкләрне өзмәскә;
-кош-кортларга зыян китермәскә, кош ояларын туздырмаска;
-кыш көне кошларга җимлекләр эләргә, язын сыерчык оялары ясарга;
-урамдагы сукбай эт һәм песиләргә игътибарлы булырга,аларны ашатырга;
-краннан артык су агызмаска;
-электр энергиясен кирәксезгә яндырмаска;
-елга-күлләребезне, чишмәләребезне пычратмаска;
-чүп-чарларны тиешсез урынга ташламаска;
-ипинең кадерен белергә һ.б.
Нурзидә Сабирова,
31нче "Энҗекәй" балалар бакчасы мөселман төркеме тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев