Су процедураларының куркынычсызлыгы һәм уңайлылыгы кайгыртылды
Өч атналык тәнәфестән соң Хлыстово физкультура-сәламәтләндерү комплексында янә йөзү бассейны эшли башлады.
Исегезгә төшерәбез, мәҗбүри тәнәфес ремонт эшләре белән бәйле иде, спорт корылмалары дирекциясе җитәкчелеге сүзләренә караганда, бу эшләргә ихтыяҗ күптән барлыкка килгән. Хлыстовода физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылганнан соң инде биш ел узды, ә бу объектны эксплуатацияләүнең шактый зур вакыты. Шуңа күрә соңгы вакытта безгә су сыйфатына шикаятьләр дә килә башлады, дип сөйләде спорт корылмалары дирекциясе директоры урынбасары Илһам Нотфуллин.
– Комлы фильтрлардагы комның хезмәт итү вакыты 2-3 ел тәшкил итә. Әлеге вакыт үткәннән соң, фильтрлар начар эшли башлый. Бездә зур бассейнда дүрт ком фильтры урнаштырылган, балалар бассейнында – икәү. Ремонт эшләренә ихтыяҗ килеп тугач, район җитәкчелеге тиз арада бу сорауны карады һәм мәсьәлә хәл ителде. Кирәкле акчалар бүлеп бирелде, эшләр башланды.
Иң беренче чиратта нәкъ менә фильтрлардагы ком алыштырылды, дип сөйли Илһам Нотфуллин. Аның сүзләренә караганда, бер фильтр якынча 470 килограмм комны үз эченә ала, шулай итеп, барлыгы 3 тоннага якын ком алыштырырга туры килгән. Билгеләп үтик, эшләр өлешчә хезмәт күрсәтүче оешма көче белән, шулай ук физкультура-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләренең ярдәме белән башкарылган. Ком гына түгел, бассейндагы су да алыштырылган.
– Суны тулысынча алыштырдык. Моны һичшиксез эшләргә кирәк иде, чөнки ком тиешенчә фильтрламаган очракта, бассейнга чистартылмаган су килеп эләгә булып чыга һәм су сыйфатына тискәре йогынты ясала. Шуңа күрә фильтрларны юдырту белән бергә калган суларны түктек, бассейнны юдырдык һәм бөтен пычракны чистарттык. Хәзер биредә су чиста, барысы да тәртиптә.
Моны бассейнга даими йөрүчеләр дә билгеләп үтә. Мәсәлән, алабугалы Әлфия Сабирова. Сәламәтлеге буенча ул көн саен су процедураларына йөрергә мәҗбүр – бу тернәкләндерүнең бер өлеше, дип сөйләде хатын-кыз. Шәһәр бассейннарына караганда, ул нәкъ менә Хлыстоводагысын өстен күрә.
– Бассейн мине бөтен күрсәткечләр буенча да кәнагатьләндерә. Чөнки биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырылган. Монда ремонт үткәрелү, әлбәттә, минем өчен вакытлыча кыенлыклар тудырды, ләкин бу эшләрнең башкарылуы кирәк иде, нәтиҗәсе бик яхшы.
Хәзер, ком алыштырганнан соң, бассейн хезмәткәрләренең планнарында – фильтрга күп компонентлы катнашма салу. Хәзерге вакытта физкультура сәламәтләндерү комплексына фильтр өчен махсус тоз кайтарылган. Белгечләр сүзенә караганда, бу суда тимер дәрәҗәсен киметү максатында эшләнәчәк. Бу эшләр алып барылган вакытта бассейн үз эшчәнлеген туктатмаячак, дип ышандырды Илһам Нотфуллин.
Барлыгы Хлыстоводагы бассейнны ремонтлауга җирле казна 170 мең сумнан артык акча бүлеп биргән: аларның 84 меңе ком, 31 мең сумнан артыгы – фильтрлар өчен махсус тоз сатып алуга, 59 меңе – фильтларга ком салу эшләренә киткән чыгымнар.
Саунага килгәндә, төзүчеләр анда җәй көне эшләгән – идәнне махсус сеңдергеч состав белән каплаган. Әйтергә кирәк, бу ел саен эшләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ремонттан соң бассейн хезмәтләренә бәяләр элеккечә калды, бүген алар 80 сумнан алып 130 сумга кадәр.
Суд карары
Сүз уңаеннан, күптән түгел бөтен Россия буенча бассейннарга йөрү кагыйдәләре үзгәрде. Сүз балигъ булганнар өчен медицина белешмәләрен гамәлдән чыгару турында бара. Мондый яңалыкларга Россия Федерациясенең Югары суды Карары этәргеч булды. Агымдагы елның 12 ноябрендә суд бассейннарда балигъ булганнардан медицина белешмәсе таләп итүне законсыз дип табып, бәхәсләргә нокта куйды. Ә 2019 елның 4 декабрендә Роспотребнадзор сайтында “бассейнга йөрүне рөхсәт итә торган белешмәләрне таләп итүнең гамәлдәге практикасы турында” аңлатмалар пәйда булды.
Анда СанПиНга ( 2.1.2.1188-03 “йөзү бассейннары...”) һәм соңгы суд карарларына сылтау белән, су аша тапшырыла ала торган авырулар буенча начар санитар-эпидемиология вәзгыяте булмаганда, “бассейнга килүчеләрнең 12 яшьтән өлкәнрәкләреннән сәламәт булулары турында белешмә таләп итү хокуксыз”, – диелә. 12 яшькә кадәрге балалар элеккечә үк сәламәтлек торышы турында белешмәләр бирергә тиеш. Сүз уңаеннан, шул ук Хлыстовода билгеләп үтелгәнчә, мондый яңалыклардан соң килүчеләр саны кинәт арткан һәм бүген көненә 150-200 кешегә җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев