Табиб алабугалыларга флюорография тикшеренүләрен вакытында үтәргә кирәклеген кисәтте
Тикшерүне үтүдән баш тартып, пациент киләчәктә сәламәтлеген куркыныч астына куя.
Флюорография узуның мөһимлеге турында Алабуга үзәк район хастаханәсенең фтизиатры Гөлнара Юнусова сөйләде.
— Туберкулез — микобактерияләр китереп чыгарган, башлыча үпкәләрне зарарлый торган йогышлы авыру. Үпкәдәгесеннән тыш, туберкулезның лимфалар системасын, сөякләрне, буыннарны, бәвел-җенес органнарын, тирене, күзләрне, нерв системасын зарарлый торган төрләре очрый. Кызганыч, бу авыруны әле дә җиңеп булмый. Дәваламаганда, ул көчәя һәм үлемгә китерә, — ди табиб. Авыру өчен түбәндәге төп билгеләр хас: 2-3 атна һәм аннан да озаграк ютәл бетми, күкрәк авырта, гәүдә авырлыгы кими, какырыкта кан күренә, төнлә тир бүленә, гомуми хәлсезлек сизелә, периферия лимфа төеннәре зурая.
Әлеге билгеләр булганда, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул үпкәләрне тыңлаганнан соң, флюорографиягә җибәрә, аннары нәтиҗәсен тикшерә. Андый тикшерү — иң куркынычсыз, төгәл ысул. Авыру ачыкланып, пациент вакытында дәваланса, дегенератив үзгәрешләрне булдырмый калырга мөмкин, эзе дә калмый диярлек. Дәваламыйча калганда, кеше тормышы өчен куркынычы күп.
Флюорография туберкулезның башлангыч билгеләрен генә түгел, бронхлардагы, йөрәк һәм кан тамырларындагы бәләкәй генә үзгәрешләрне дә ачыкларга ярдәм итә. Кечкенә шешне нәкъ менә флюорография очраклы рәвештә белергә булыша. Микобактерия кешенең үпкә системасында озак вакыт үсәргә мөмкин. Кеше олыгайган саен, организмның саклагыч көчләре дә кими. Тикшерүне үтүдән баш тартып, пациент киләчәктә сәламәтлеген куркыныч астына куя.
— Кешеләр Кох бацилласы китереп чыгара торган йогышлы авыруның куркынычлы булуын аңларга тиеш. Әлеге чирнең социальләшмәгән кешеләргә генә түгел, теләсә кемгә йогуы бар. Сәламәтлегебезне тиешенчә кайгыртабыз, флюорография тикшеренүләрен вакытында үтәбез икән, авыруның озакка сузылуыннан котылабыз, — дип искәртте фтизиатр-табиб Гөлнара Вакыйф кызы.
Озакка сузылган үпкә, ашказаны, бавыр, бөерләр, бәвел бүлеп чыгару системасы, шикәр чире, гипертония белән авыручылар; өлкән яшьтәге кешеләр, йөкле хатын-кызлар тирәсендәгеләр, гормональ дәвалану алучылар, иммунитетны көчсезләндерә торган препаратлар кабул итүчеләр, социаль приютлар һәм картлар йортлары хезмәткәрләре флюорографияне елга бер тапкыр үтә.
Туберкулез авыруы килеп чыгу куркынычы зур булган кешеләр: ВИЧ йоктырган; туберкулез авырулылар белән аралашучылар; ирегеннән мәхрүм ителү урыннарыннан чыгучылар, хөкемгә тартылганнар; психиатр исәбендә торучылар; качаклар; билгеле бер яшәү урыны булмаучылар; хәрби хезмәткә алынучылар; медицина хезмәткәрләре, бала тудыру йортларында эшләүчеләр флюорография тикшерүен ике елга бер тапкыр уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев