Табиб кояшта пешүдән саклану өчен киңәшләр бирде
Киңәшләр белән Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының беренчел медицина-санитар ярдәме буенча штаттан тыш баш белгече сөйләгән.
Урамда киемсез 15 минуттан артык булсаң, кояшта пешәргә мөмкин. Бу хакта РИА Новостига Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының беренчел медицина-санитар ярдәме буенча штаттан тыш баш белгече Андрей Тяжельников сөйләгән, дип яза «Татар-информ».
«Пешмәс өчен кояшта киемсез 15 минуттан артык булырга ярамый. Кызыну һәм бакчада эшләү өчен иртән 10.00 сәгатькә кадәрге һәм кич 17.00 сәгатьтән соңгы вакытны сайларга кирәк», — дип сөйләде Тяжельников.
Ул билгеләп үткәнчә, кояш нурлары астында озак вакыт торырга туры килгән очракта тән тиресен кием белән сакларга, җәйге баш киеме кияргә, ультрашәмәхә нурлардан саклану чараларын кулланырга кирәк, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев