Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Табиб-онколог яман шешнең беренче симптомнары нинди булырга мөмкинлеген әйтте

Яман шешнең беренче стадиясендә кеше бу симптомнарга игътибар итмәскә яки аларны башка авыру турында сигнал дип кабул итәргә мөмкин.

Авырту тойгылары яман шеш барлыкка килүнең беренче билгесе булырга мөмкин. Табиб-онколог, хирург Иван Карасев үзенең Telegram-каналында шулай дип язган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Белгеч сүзләренчә, эш шунда ки, «сәламәт тән болай гына авыртмый». Шуңа бәйле рәвештә, ул үз сәхифәсенә язылучыларны баш авыртуына түзеп тормаска, әгәр ул озак вакыт газапласа һәм препаратлар кабул итү генә ярдәм итмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә чакыра.

Ашказаны-эчәк трактының эшчәнлеге бозылу һәм тире катламының үзгәрүе дә яман шешнең баш калкытуына дәлил булырга мөмкин.

Карасев билгеләп үткәнчә, даими арыганлык, югары температура, тамак авырту, тәнгә тимгелләр чыгу, төзәлми торган тырналган урыннар һәм гадәти булмаган бүлендекләр онкология авыруының барлыкка килүенә ишарәли.

Яман шешнең беренче стадиясендә кеше бу симптомнарга игътибар итмәскә яки аларны башка авыру турында сигнал дип кабул итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев