Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Табиб Россиядә инсультның бик тиз яшәрүен искәртә

Кискен ишемик инсульт — бөтен дөньяда үлем һәм инвалидлыкка китерә торган иң еш очрый торган сәбәпләрнең берсе.

Россиядә һәм бөтен дөньяда 45 яшькә кадәрге кешеләрдә инсульт очраклары ешрак күзәтелә, хәзер моңа пациентларның 5-8 проценты туры килә. Ләкин, авыруның куркыныч нәтиҗәләрен булдырмас өчен мөмкинлек бар. Моның өчен профилактика һәм грамоталы медицина контроле кирәк, дип белдерде РИА Новости белән әңгәмәдә Россия Федераль медицина-биология агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Кискен ишемик инсульт — бөтен дөньяда үлем һәм инвалидлыкка китерә торган иң еш очрый торган сәбәпләрнең берсе. Инсульт бик тиз яшәрә — очракларның 5-8 проценты Россиядә 45 яшькә кадәрге кешеләрдә күзәтелә, ә һәр 10 ел саен авыру куркынычы 3 тапкыр арта», — дип аңлатты белгеч.

Скворцова сүзләренчә, авыру үсешенең башлангыч этабында ук «терапевт тәрәзә»сен кулланырга кирәк. Чөнки нәкъ менә беренче өч-дүрт сәгать эчендә, баш мие тукымаларында кире кайтарылмаслык үзгәрешләр булганчы, терапия иң нәтиҗәле чара булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев