Табиблар: хатын-кыз елга бер гинекологка күренергә тиеш
Алабугалы хатын-кызларга елга бер мәртәбә табибка күренергә кирәклеген искә төшерделәр.
Алабуга район үзәк хастаханәсе искә төшерә: диспансерлаштыру узучы хатын-кызларга күрсәткечләр булган очракта, тикшерүнең икенче этабында гинекологка күренергә кирәк. 18 яшьтән алып 65 яшькә кадәр һәр хатын-кыз елга бер тапкыр акушер-гинекологка күренергә тиеш.
Диспансерлаштыру вакытында даими гинекология тикшерүләре онкологик авыруларны, репродуктив система органнарының йогышлы-ялкынсыну авыруларын үз вакытында ачыклау һәм гинекология мәсьәләләре буенча белгеч белән киңәшләшү өчен кирәк.
Хатын-кыз сәламәтлеге өчен тагын бер мөһим тикшеренү — сөт бизләренең яман шешләрен ачыклау өчен скрининг үтү. Диспансерлаштыруның беренче этабы нәтиҗәләре буенча пациентларның бер өлеше икенче этапка уза. Мисалга, күрсәткечләр булган очракта, хатын-кызлар яңадан акушер-гинеколог консультациясенә җибәрелә.
Табиблар әлеге киңәшләргә колак салырга һәм вакытында хатын-кыз табибына күренергә киңәш итә.
Хөрмәтле хатын-кызлар, үзегезне, җаныгызны һәм тәнегезне яратыгыз! Чөнки безнең сәламәтлек берни белән дә алыштыргысыз. Табибларга вакытында күренегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев