Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Татарстанда коронавирус йоктыручылар бер атна эчендә бер ярым тапкыр диярлек арткан

Узган атнада коронавирусның 229 очрагы теркәлгән, бу моннан алдагы атна белән чагыштырганда 65 очракка күбрәк.

Агымдагы елда Татарстанда коронавирус инфекциясенең 14 267 очрагы теркәлгән. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Без инфекция йоктыручыларның артуын билгеләп үтәбез, ул традицион һәм көтелгән, бездә ел саен урнаша торган эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып фаразланган иде. Бу — ОРВИның сезонлы күтәрелеше, аңа яңа коронавирус инфекциясе дә керә. Узган атнада коронавирусның 229 очрагы теркәлгән, бу моннан алдагы атна белән чагыштырганда 65 очракка күбрәк», — дип искәртте санитар табиб.

Аның сүзләренчә, татарстанлылар коронавирусны күбесенчә гадәти ОРВИ рәвешендә яки симптомсыз кичерә, 4 процентында авыррак формасы (пневмония) күзәтелә.

Искәртеп узабыз, Татарстанда 100 процент очракта «Омикрон» штаммы һәм аның төрләре хакимлек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев