Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Тикшерүгә – бөтен авыл белән

Хәзер Алабуга районындагы авылларда яшәүче өлкән яшьтәгеләр өчен медицина ярдәмен алу уңайланды. Шәһәрдә олы яшьтәге авыл кешеләрен диспансер тикшерүенә җәлеп итү буенча эш башланды. Медиклар янына барып җитү алар өчен бик авырга туры килә – яшь тә бар, табибка юл да якын ара түгел.

Уйланганча, ел ахырына кадәр, районда яшәүче пенсионерларның күбесен мәҗбүри рәвештә табиб кабул итүенә китерәчәкләр. Программада катнашучыларга җайлы булсынга, аларны алып килеп кире кайтарып кую өчен, махсус транспорт та бүлеп бирелгән.

− Бездә Хлыстовода үзебезнең фельдшер-акушер пункты бар, әлбәттә, – дип сөйли шушы авылдан Валентина Грахова, – шулай да анда тулысынча тикшерү уза алмыйсың. ФАПта бер генә фельдшер эшли. Мине исә соңгы вакытта кан басымы интектерә, шуның сәбәбен ачыклыйсым килә. Шәһәргә барып кайту өчен, балаларны чакырырга кирәк. Кызым Казанда тора, улыма моның өчен эшеннән сорап китәргә кирәк. Шуңа күрә дә, миңа тикшеренү үтәргә тәкъдим иткәч, шунда ук ризалаштым.

Алтмыш биштән “яңа узганнар”га медицина тикшерүен, скринингларны  тулысынча үтәсе, тиешле анализлар бирәсе. Шуның нәтиҗәләре буенча, кирәк булган очракта, авыл кешеләрен дәвалау һәм исәпкә кую өчен, аерым белгечләргә җибәрәчәкләр. Шунысын әйтү кирәк, бу эш “Демография” милли проекты кысаларында башкарыла, төгәлрәк итеп атаганда, “Өлкән буын” программасы буенча.

– Программаның максаты – 2024 елга уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү, – ди Халыкны иҗтимагый яклау идарәсе башлыгы Светлана Прохорова.

Аның сүзләренә караганда, райондагы коляскалы инвалидлар да тикшерү үтә ала. Моның өчен Россия Федерациясе хөкүмәте “Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә “Ларгус” микроавтобусы бүлеп биргән, анда коляскалы пациентларны йөртү өчен бар шартлар да булдырылган. Район авыллары һәм поликлиника арасында ул инде 1 сентябрьдән үк йөри башлаячак. Көненә 4 рейс ниятләнгән.

Диспансеризация кысаларында районның 1400 өлкән кешесен тикшерергә планлаштыралар. Әлегә бу хезмәтләрдән баш тартучылар юк. Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, өлкән буын кешеләре, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары һәм шеш авыруларыннан зарлана. Бу программада катнашучыларны онколог та караячак.

− Һәркемгә аерым “йөгерек”, – ди поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Лилия Гасимова. – Ул кешенең яшенә һәм кичергән авыруларына бәйле.

Әлеге программада беренче булып Хлыстованың 12 кешесе катнашты. Шушы көннәрдә авыл табибы, аларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, диспансер тикшерүенең икенче өлеше турында мәсьәләне хәл итәчәк. Авылда яшәүчеләрнең шәһәр кешесенә караганда сәламәтрәк булуы турында сөйләүләре бер дә чын түгел, дип белдерде Лилия Гасимова.

− Саф һава, кояш һәм авылның башка рәхәтлекләренә карамастан, шәһәрдә торучыларның гомер озынлыгы авылдагыларныкыннан югарырак. Шәһәрдә, аз гына авырсаң да, табибка килеп җитәргә була, авыл кешеләре, ни әйтсәң дә, ахырга кадәр суза, – дип йомгаклады ул сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев