Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Түләмәдән сакланыгыз

Алабуга ветеринария берләшмәсе авыл халкын, шәхси эшмәкәрләрне һәм авыл җирлеге башлыкларын себер түләмәсеннән саклану чаралары күрергә чакыра.

Август ахырында Алтай краенда терлекләрнең себер түләмәсеннән кырылу очраклары булды. Шул исәптән дүрт кеше әлеге яман чирдән зыян күрде, берсе хастаханәдә үлде. Гадәттә ул кешегә мөгезле эре терлектән йога.

Себер түләмәсе - хайваннарда һәм кешедә очрый торган куркыныч йогышлы авыру. Илдәге регионнар арасында авыл хуҗалыгы продукциясен актив алышу, күчереп йөртү сәбәпле, себер түләмәсенең республика территориясенә үтеп керү куркынычы бар, дип кисәтә "Алабуга район дәүләт ветеринария берләшмәсе" белгечләре.

Себер түләмәсе кабынып китүгә юл куймас өчен, беренче чиратта терлекләргә вакцинация үткәрергә, биотермик чокырлар, үләт базларын киртәләп куярга һәм тиешле хәлдә тотарга кирәк. Шулай ук читтән китерелә торган терлекчелек продуктларына район ветеринария хезмәтенең катгый контролен урнаштыру зарур.

Юлия Трошина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев