Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Тормыш хакына узыш: алабугалылар әфьюннарга каршы

“Спортка – әйе! Наркотикларга – юк!” дип аталган чара “Наркотикларсыз тормыш” республика чарасы кысаларында үтте.

Алабугада наркотикларга каршы оештырылган чарада укучылар, тәрбиячеләр һәм мөгаллимнәр, шәһәр оешмалары хезмәткәрләре, спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр – меңнән артык алабугалы катнашты. Бераз яңгыр явуга карамастан, алар Танай урманына җыелды. Йөгерештә катнашучылар шат һәм җәһәт иде. Аларга 800 метр араны йөгереп узып, спортның тыелган матдәләр куллануга караганда күпкә кызыклырак булуын үз үрнәкләрендә күрсәтергә кирәк иде.

− 26 июнь – Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне. Максатыбызаларның яшьләр арасында таралуына игътибарны җәлеп иттерү. Әфьюннарны җиңелчә һәм авыр тәэсир итә торганнарга бүлеп торасы түгел. Безнең бурыч: яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә күнектерү. Физик активлыкның иң үтемле һәм таралган төре – йөгереш. Бу узышның сезнең өчен әһәмиятле вакыйга булырына, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен таратырга булышачагына шигем юк, − диде Россия Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен тикшерү бүлеге  Алабуга районы буенча өлкән вәкаләтле вәкиле Татьяна Казанцева.

Алабуга районы Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов сәламләү чыгышында белдергәнчә, наркотикларга каршы оештырылган айлык тәмамланса да, мәгариф оешмаларында бу эш дәвам итәчәк.

− Без барысын да сәламәт яшәү рәвешенә чакырачакбыз, бүгенге чарада катнашуның нәтиҗәсе булып үз-үзеңне җиңү торачак. Уңышлар сезгә, − диде ул.

Солтан Самедова чарага алты яшьлек улы белән килгән. Ул, ана буларак, улының һәм аның дусларының киләчәге өчен кайгыра – тыелган матдәләр кулланып, сәламәтлеккә зыян китерүнең начар икәнлеген кечкенәдән аңлап  үссеннәр.

− Балалар киләчәккә сәламәт акыл белән карасыннар, − ди Солтан.

Йөгерештә катнашкан 10 яшьлек Виталина Белокопытова да спорт белән дус. Ул хоккей белән шөгыльләнә.

− Һәркем үзенең вакытын физик күнегүләр өчен дә бүләргә тиеш дип уйлыйм, алар безнең саулыкны ныгыта бит, − ди яшь спортчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев