Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Урманны коры-сарыдан арындырдылар

Узган ял көннәрендә Танай урманында чаңгы-роллер трассасында өмә үткәрелде.

Элегрәк язганыбызча, алабугалылар социаль челтәрләрдә Танай урманында коры чыбык-чабыкларның күп булуына зарлана иде. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр башкарма комитеты әлеге территорияне массакүләм җыештыру турында Карар кабул итте. Шимбә көнне иртәнге 9дан урманда пычкы тавышы ишетелде – Алабуга районының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе эшчеләре коры агачларны кисү эшен башлады. Бүрәнәләрне һәм коры ботакларны “КамАЗ”ларга төяп алып чыктылар.

Өмәдә шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре катнашты, барлыгы 45 кеше.

– Безнең оешмадан өмәгә 15тән артык кеше чыкты. Кешеләр урманда рәхәтләнеп йөри, саф һава сулый алсын өчен урманны коры-сарыдан чистарту һәм төзекләндерүне бик яхшы эш дип саныйм. Бу чаңгыда йөрүчеләргә уңайлы булсын өчен дә эшләнә, алар биредә күнегүләр һәм төрле спорт чаралары үткәрә. Алабугалыларны урманда чисталык һәм тәртип сакларга өндим, чөнки ул безнең шәһәр белән янәшә, – дип билгеләп үтте яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы урынбасары Николай Чебан.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Олег Жуков әйтүенчә, бу көнне тугыз “КамАЗ” коры чыбык-чабык чыгарылган. Бу территориядә өмәләр дәвам итәчәк, барысы да һава шартларына бәйле. Урманны тулысынча чистарту өчен, ким дигәндә, ун өмә үткәрергә кирәк.

Сүз уңаеннан, чаңгы-роллер трассасында яктырту төзекләндерелде. Хәзер биредә кичке вакытта да йөрергә мөмкин. Яктырткычлар 15 сәгать 30 минутта кабызыла һәм төн уртасына кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев