Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Узган атнада Алабуга ашыгыч ярдәм бригадасы 468 тапкыр юлга чыккан

Бу хакта Үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 468 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 89 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

  • Бер атнада 5 юл-транспорт вакыйгасында 5 кеше зыян күргән.
  • Миокард инфаркты белән кабул итү бүлекләренә 5 кеше китерелгән, 6 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар.
  • 64 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
  • 78 кеше, шул исәптән 42 бала, респиратор авырулардан зарланган.
  • Бер кеше хайван тешләгәннән зарланган, бөҗәкләр тешләгәннән зарланучылар, янгыннарда һәм сулыкларда зыян күрүчеләр булмаган.

Ашыгыч ярдәм бригадаларын 26 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев