Узган атнада Алабуга ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 488 тапкыр юлга чыккан
Бу хакта Үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган атнада Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 488 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 73 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
- Бер атнада юл-транспорт вакыйгаларында 11 кеше зыян күргән.
- Миокард инфаркты белән кабул итү бүлекләренә 8 кеше китерелгән, 4 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар.
- 40 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
- 37 кеше, шул исәптән 24 бала, респиратор авырулардан зарланган.
- Бөҗәкләр һәм хайваннар тешләгәннән зарланучылар, янгыннарда һәм сулыкларда зыян күрүчеләр булмаган.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын 39 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев