Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 441 тапкыр юлга чыккан

Бу хакта Үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада, 16-22 октябрьдә, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 441 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 73 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

2 юл-транспорт вакыйгасында 2 кеше зыян күргән.

Миокард инфаркты белән кабул итү бүлекләренә 6 кеше китерелгән, 8 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар.

16 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.

58 кеше, шул исәптән 29 бала, респиратор авырулардан зарланган.

Янгыннарда 2 кеше зыян күргән. 

Ашыгыч ярдәм бригадаларын 34 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев