Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 461 тапкыр юлга чыккан
Бу хакта Үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган атнада, 23-29 октябрьдә, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 461 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 86 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
2 юл-транспорт вакыйгасында 3 кеше зыян күргән. Миокард инфаркты белән кабул итү бүлекләренә 2 кеше китерелгән, 6 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 56 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. 78 кеше, шул исәптән 50 бала, респиратор авырулардан зарланган.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 36 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев