Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Яшь белгечләрне эшкә көтәбез

Алабуга район үзәк хастаханәсенең конференц-залында баш табиб Айрат Сафин Алабуга хастаханәләрендә практика узган Казан һәм Ижау медицина университеты студентлары белән очрашты.

Очрашуның төп максаты булып, булачак табибларны югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Алабуга районының дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренә эшкә урнаштыру иде.

Очрашу ачык диалог рәвешендә узды. Айрат Сафин районда яшь белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча планлаштырылган чаралар, хастаханәдәге эшне оештыру, хәзерге вакытта аерым белгечлекләргә кытлык булу турында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Алабуга район үзәк хастаханәсе заманча медицина җиһазлары белән яңартылган. Ел саен стационарда дүрт меңгә якын операция ясала, унике меңнән артык авыру дәвалана, егерме биш меңнән артык “ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртыла.

− Соңгы елларда Алабуга сәламәтлек саклау тармагы халык сәламәтлеге һәм учреждениеләр эшчәнлеге күрсәткечләре буенча гомумреспублика рейтингында югары урыннарда тора. Мәсәлән, 2017 елда без егерме беренче урында торган булсак, 2018 елда – өченче, ә 2019 елның беренче кварталында икенче урынга күтәрелдек, − диде Айрат Сафин.

Соңгы унике елда безнең районда һөнәри эшчәнлектә аеруча актив катнашкан яшь табибларга – район башлыгының айлык стипендиясе, хуҗалык эшләрен төзекләндерүгә бер тапкыр бирелә торган акча, өзлексез өч ел дәвамында түләнә торган айлык өстәмә түләү рәвешендә ярдәм күрсәтелә. 2014-2018 елларда егерме җиде табиб торак шартларын яхшырту буенча хөкүмәт грантына ия булган, шуларның егермесе фатир алуга ирешкән инде. Сүз уңаеннан, район үзәк хастаханәсе территориясендә ике бина бар, аларда яшь табибларга торак бирелә, алар анда коммуналь хезмәтләр өчен генә түли.

− Хөрмәтле студентлар, табиб һөнәре һәрвакытта мактаулы, кызыклы һәм катлаулы булды. Ул эшләгәндә генә түгел, укуда да фидакарьлек таләп итә. Сез хәзер җаваплы карар кабул итәргә, ягъни уку йортын тәмамлаганнан соң,  кем булырга теләвегезне аңларга тиеш. Алабуга сәламәтлекне саклау учреждениеләре сезне көтә, безгә яшь белгечләр кирәк, − диде Айрат Сафин.

Шулай ук студентлар белән әңгәмә уздырды, кан тамырлары үзәге мөдире Гөлмира Мәүлишева үзенең һөнәри эшчәнлеге турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, табиб-невролог универсаль табиб булып тора, чөнки бу һөнәр иясенә медицинаның күп өлкәләреннән белем таләп ителә.

Казаннан кайткан яшь белгеч Дамир Сөләйманов хәзер безнең шәһәрдә хирург булып эшли. Ул шулай ук булачак коллегалары белән аралашты.

− Мин хезмәт эшчәнлеген Казанда башлаган идем. Соңрак Алабугага күчтем. Биредә хезмәт шартлары яхшы: эш ошады – карьера үсеше перспективасы бар, хезмәт хакы яхшы, миңа эш урыныннан торак бирделәр. Шулай ук яшь табиблар өчен социаль ярдәм программалары да эшли. Хастаханәдә коллектив бердәм, ярдәмчел һәм тәҗрибәле. Безнең җитәкчелек яшь, учреждениедә эшчәнлекне заманча караш белән башкара, − дип сөйләде Дамир Сөләйманов.

Үз чиратында, студентлар максатчан ординатурага, хезмәт хакы, торакка кагылышлы сораулар биреп, тулы җаваплар алды.

− Мин Ижау дәүләт медицина университетында педиатрия бүлегенең бишенче курсын тәмамладым. Хәзерге вакытта әлегә эш урынын сайламаган идем, әмма Алабугада эшләрмен дип уйлыйм. Мин биредә практика уздым, һәм миңа анда эшләүчеләрнең дустанә мөнәсәбәте ошады, − дип фикерен уртаклашты Татьяна Кобелева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев