Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Язгы чорда салкын тиюдән ничек сакланырга – белгечләр киңәше

Белгечләр дөрес туклану – язгы хәлсезлекне җиңәргә, авырмаска ярдәм итә, дип белдерә.

Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте язгы чорда үсеш ала торган кискен респиратор вируслы инфекциядән кисәтә. Бу чорда бигрәк тә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр тиз чирләп китәргә мөмкин.

Белгечләр, саф һавада күбрәк булырга, кулларны ешрак юарга, бүлмәләрне җилләтеп торырга, борынны тозлы су белән чайкатырга киңәш итә.

Дөрес туклану да авырмаска ярдәм итә: йомырка, балык, солы боткасы – цинкка бай булганга организмга көч бирә. Кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр организмнан токсиннарны чыгара. Кабак, кишер, әфлисун һәм кызгылт сары төстәге башка яшелчә һәм җимешләр дә А, Е, С витаминнарына бай булып, вирусларга каршы торырга булыша.
Кипкән җимешләр, җиләк, алма иммун системасына, йөрәк һәм бөерләргә файдалы. Белгечләр, язгы чорда сок, морс һәм минераль сулар ешрак эчәргә киңәш итә.

ЧЫГАНАК: http://baltaci.ru/news/sәlamәtlek/yazgy-chorda-salkyn-tiyudn-nichek-saklanyrga-belgechlr-kishe

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев