Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Йөгерү файдага гына

Алабугада "Кросс наций" булып узды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр анда беренче тапкыр катнашты. Россиякүләм йөгерү көне рамкаларында чаңгы-роллер юлында "Кросс наций" узды. Йөгерештә 1457 алабугалы катнашты. Болар - укучылар, урта һәм югары уку йортында белем алучылар, җитештерү коллективлары, оешма, мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары...

Алабугада "Кросс наций" булып узды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр анда беренче тапкыр катнашты.

Россиякүләм йөгерү көне рамкаларында чаңгы-роллер юлында "Кросс наций" узды. Йөгерештә 1457 алабугалы катнашты. Болар - укучылар, урта һәм югары уку йортында белем алучылар, җитештерү коллективлары, оешма, мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Любмила Рыбакова барлык катнашучыларны сәламләп:

- Сентябрь "Кросс наций" белән бөтен Россияне берләштерә. Бу зур күләмдә уздырылучы йөгерешләр барлык йөгерү һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен. Без Россиядә яшәвебез белән горурланырга тиеш. Ял көннәрендә урманга чыгарга һәрберегезнең дә мөмкинлеге юктыр дип уйлыйм. Ә "Кросс наций" безне урманга чыгу белән дә берләштерә. Бүген биредә кечкенәләрнең дә булуы мине бик сөендерә. Алабугада балалар бакчасына йөрүче сабыйлар беренче тапкыр йөгерештә катнаша. Барыгызга да уңышлар телим.

Нәниләрдән башка барлык катнашучылар да 3 километр араны йөгереп узды. 31нче санлы "Энҗе бөртеге" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 800 метр ара узды. Иң кечкенә катнашучы - Семен Ложкин, иң өлкәне - Альберт Әсхәмов.

- Быел без беренче тапкыр катнашып карарга булдык. Әти-әни һәм балалар ризалык бирделәр. Монда 3 төркем бала. Без шулай итеп аларда спортка мәхәббәт уята башладык, - дип белдерде 31нче санлы балалар бакчасы җитәкчесе Әлфия Исламова.

Финишка беренче булып килүче 50 катнашучыга истәлеккә кружкалар, калганнарга - магнитлар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев