Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Алабуга иң эре үзәкләрнең берсе булачак

Узган атнада Алабугада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов булып, Алабуга муниципаль район Советы сессиясендә катнашты.

Сессиядә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, министрлык вәкилләре, район Советы депутатлары, җәмәгать оешмалары, предприятие, оешма җитәкчеләре, вакытлы матбугат вәкилләре катнашты.

Сессия башланганчы Республика Президенты шәһәр мәдәният сарае фойесында урнашкан инвестицион проектлар белән танышты.

Сессиядә депутатлар һәм киң җәмәгатьчелек игътибарына район башлыгы Геннадий Емельяновның "Алабуга муниципаль районының 2011 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2012 елга бурычлар" турындагы отчет-доклады тәкъдим ителде.

Доклад буенча фикер алышуларда Алабуга колледжы директоры С.Соколова, Морт авыл җирлеге башлыгы Ф.Закиров чыгыш ясады.

ТР Президенты Рөстәм Миннеханов йомгаклау сүзендә Алабуга районының уңышлы үсүенә, алабугалыларның тырыш хезмәтенә зур бәя бирде һәм: "Ышаныгыз, биш елдан соң Алабуга Татарстанда иң эре үзәкләрнең берсенә әвереләчәк",- диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250