Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Алабугалылар активлык күрсәтте

Президент өчен тавыш бирү 2011 елның декабрендә үткән Дәүләт Думасына депутат сайлауларыннан активрак узды.

Территориаль сайлау комиссияләре биргән мәгълүмат буенча, көндезге сәгать икегә шәһәрдә халыкның 55,7 проценты, авылда 66,6 проценты тавыш биргән. Бу - халык илнең киләчәге өчен борчылып яши дигән сүз.

Район башлыгы Геннадий Емельянов көннең беренче яртысында ук тавыш бирде. Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов та Алабугада сайлады.

Алабугалылар сайлауларга гаиләләре белән килде. Монда әби-бабайлар, әти-әниләр, мәктәп укучылары һәм бик кечкенәләр дә бар иде.

84 яшьлек әби дә сайлаулардан читтә калырга теләмәгән. 8 нче мәктәпнең сайлау комиссиясе әгъзалары аның өенә күчмә тартма белән килергә тиеш булса да, әби зур авырлык белән йөрүенә карамастан, үзе сайлау участогына килеп, гражданлык бурычын үтәргә тели.

Сайлау комиссиясе вәкилләре әйтүенчә, бүген Алабуга районында сайлау хокукы булган 60 мең кеше яши, шуларның 200дән артыгы бу көнне тәүге тапкыр тавыш биргән.

Быелгы сайлаулар яңалыкларга бай булды. "Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге" хезмәткәрләре сайлау участокларында экзит-пул, ягъни тавыш биреп чыгучылар белән сораштыру үткәрә. Кем өчен тавыш бирүен ачыктан-ачык әйтергә курыкмаган кешеләр, Россия Президентына кандидатлар исемлеге язылган махсус кәгазь ала (ул стандарт бюллетеньгә бөтенләй охшамаган) һәм аны урнага - "ВЦИОМ" логотибы төшерелгән тартмага сала. 2012 ел сайлаулары дәүләт башлыгының тәүге мәртәбә алты елга сайлануы һәм тавыш бирү процессының интернет аша трансляцияләнүе белән уникаль.

Гадәттәгечә, Алабуганың сайлау участокларында сәүдә һәм концерт программалары оештырылган иде.

Сайлау участокларында тәртип бозуларга килгәндә, күзәтчеләр андый фактларга юлыкмаган.

- Тавыш бирү вакытында җәмәгать тәртибен бозулар теркәлмәде. Сайлаулар тыныч үтте, күпчелек гражданлык бурычын көннең беренче яртысында ук үтәде, - ди полиция инспекторы Любовь Бикмуллина.

Наилә Баязитова, Алия Сираева

Наилә Баязитова фотосы

Сайлау нәтиҗәләре

Кандидатлар

Район

Шәһәр

Владимир Путин

94,99

82,25

Геннадий Зюганов

3,43

11,78

Михаил Прохоров

0,54

2,30

Владимир Жириновский

0,53

1,55

Сергей Миронов

0,38

1,53

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев