Емельяновка йөз сорау
Район башлыгы Геннадий Емельянов: "Бер генә сорау да җавапсыз калырга тиеш түгел",- ди.
Һәр атна район башлыгының шәхси кабул итүенә 30дан артык хат килә. Сорауларга катлаулылыгына карап билгеләнгән вакытта җавап кайтаруны ул үз контролендә тота. Кайбер җавапларны укучылар безнең газета аша да белә алачак.
Торак турында
Сорау: Алабугада "Тузган торак-2011 ел" программасы тулы куәткә эшли дип ишеттек. Әлеге программага кайсы йортлар кертелде һәм аларның саны ничә?
Җавап: Алабуга районы буенча 2010 елның 1 гыйнварына кадәр "Тузган торак" программасына 46 күпфатирлы йорт (291 фатир) кертелде. Аларның гомуми мәйданы 10 962,51 квадрат метр тәшкил итә. Бүген әлеге программагакертелгән һәм күченүнең Дәүләт торак фонды аша сатып алу юлын сайлаган катнашучылар (11 фатир) Нечаев урамы, 16 нчы а йортына күченде. Программада катнашучыларның калганнары өчен торглар оештырыла, документларын юридик теркәү эшләре бара. Әлеге процес та инде якын арада төгәлләнергә тиеш. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь министрлыгы тәкъдиме белән Алабуга мунициапаль районы тарафыннан тузган торактан күчерү турында өстәмә программа әзерләнде.
Программа буенча, әлеге исемлеккә Землянухина, Разведчиклар, Кооператив, Азина, Кече Покров урамнарындагы тагын 11 йорт (85 фатир) теркәлде. Шулай итеп, төп һәм өстәмә программа буенча тузган торактан күчерелә торган йортларның гомуми саны 15кә (106 фатир) җитте.
Авыл халкын ни борчый?
Сорау. Сос. Юрашка кайчан газ кертеләчәк? Теркәү палатасы, Пенсия фонды салым инспекциясе һәм башка өлкәдә эшләүче белгечләр безнең авылда да халыкны шәхси сораулары белән кабул итү уздырсын иде! ( Р.Әхмәтшина)
Җавап. Бу турыда Авыл хуҗалыгы министрлыгына "2013 елга кадәр авылның социаль үсеше" программасына кертү өчен гариза юлланган.
Алабуга районы белгечләре һәр атнаның сишәмбесендә авыл җирлекләрендә очрашулар уздыра. Мондый кабул итүләр сигез авыл җирлегендә узды инде. Чиратта: Яковлево, Танайка, Юраш, Күклек, Поспелово, Морт, Лекарево авыллары. Әлегеи кабул итүләрдә Социаль яклау идарәсе, Пенсия фонды, Теркәү палатасы, Җир һәм милек палатасы, Салым инспекциясе, БТИ, Үзәк район хастаханәсе, район башкарма комитетының сәүдә бүлеге һәм башка белгечләре катнаша. Узган очрашулардан ачыкланганча, авыл кешесен җир һәм күчемсез милекне теркәү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, төрле ташламалар өчен кирәкле документларисемлеге һәм тәртибе, аз керемлелеләр өчен өстәмә түләүләр, Үзәк район хастаханәсендә аерым белегечләрнең кабул итү тәртибе кызыксындыра.
Авыл халкы сорауларының күбесе урында хәл ителә. Чираттагы кабул итү Морт авылында узачак..
Сорау. Шүрнәк авылында кышын су ката, бу проблема кайчан хәл ителәчәк? (Л. Насырова)
Бу эш ОКС проект хезмәтенә кертелгән. Линияләр боҗралап алыначак. Торбаларга заказ бирелгән.
Сорауларны Е. Смирнова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев