Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Фәрит Мөхәммәтшин: Татар теле, дәүләт теле буларак, уку планнарында булачак

“Бу мәсьәләне алга таба да озайту, кичектерү тагын да киеренкелек тудырыр иде”, - ди парламент рәисе.

Татар теле, дәүләт теле буларак, уку планнарында булачак. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узды.

Бу мәсьәлә буенча Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин чыннан да җәмәгатьчелекне бу сорау бик борчыганын, Дәүләт Советы җитәкчелегенә дә, депутатлар корпусына да битараф булмаган гражданнардан мөрәҗәгатьләр, үтенечләр күп килүен ассызыклады. “Саллы эш башкарылды. Федераль министрлык белән күп нәрсәләр буенча аңлашу табылды. Тел мәсьәләсендә үткәрелгән консультацияләр нәтиҗәсендә, татар теле дәүләт теле буларак уку планнарында укытылачак. 28 ноябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатенә Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевадан җавап хаты алынды. Анда безнең адреска республикаларның дәүләт телләрен укыту буенча якынча уку планнары җибәрелгән. Мәгариф һәм фән министрлыгын уку планнарын кабул итү буенча саллы эш көтелә. Анда татар теле ике сәгать күләмендә кертелә. Эш программасына уку әдәбиятын, методик документларны яңарту, укытучыларны квалификациясен күтәрү кебек гамәлләр бар. Бу мәсьәләне алга таба да озайту, кичектерү тагын да киеренкелек тудырыр иде, укытучылар, ата-аналар, хәтта балалар даирәсендә дә”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу мәсьәлә буенча фикер алышулар булмады. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевка бу эшне контрольдә тотарга йөкләмә бирелде. “Комитет утырышларында бу мәсьәләгә, бәлки, кире кайтасы да булыр”, - диде парламент рәисе.

ЧЫГАНАК: http://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев